Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Гөбәдияне аш ризыгы дип белә идем - “Әтнә таңы“

"Әнием, әбием ашлары" бәйгесенең җиңүчесе Гөлнур апа Нәҗмиева. Әйе, нәкъ менә җиңүчесе. Бәйгегә Югары Сәрдә авылыннан Ләбибә апа Сираҗиева белән икесеннән генә матур язмалар алдык. Моның өчен аларның оныкларына зур рәхмәт. Шуңа да аларның икесендә редакция коллективы исеменнән билгеләрп узарга булдык. Чөнки алар икесе дә моңа лаек. Гөлнур апа Нәҗмиева...

"Әнием, әбием ашлары" бәйгесенең җиңүчесе Гөлнур апа Нәҗмиева. Әйе, нәкъ менә җиңүчесе. Бәйгегә Югары Сәрдә авылыннан Ләбибә апа Сираҗиева белән икесеннән генә матур язмалар алдык. Моның өчен аларның оныкларына зур рәхмәт. Шуңа да аларның икесендә редакция коллективы исеменнән билгеләрп узарга булдык. Чөнки алар икесе дә моңа лаек.

Гөлнур апа Нәҗмиева 5 оныкка дәү әни бүгенге көндә. Бүгенге көндә ялгызы гына гомер кичерә. Хәер, алай дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки ике кызы да якында гына үз гаиләләре белән гомер кичереп, алар да, оныклары да гел хәл-әхвәлен белеп торалар.

Гөлнур апа 19 яшендә Күәм авылы егете Госманга тормышка чыгып, аның белән бары тик ун ел гына яшәп кала. 29 яшендә ике кызы белән тол калып, аларны тәрбияләп үстереп, башлы-күзле итә. Әнекие Галияне олы хөрмәт белән искә ала.

- Мин үзем ишле гаиләдә үстем.Гөбәдия ризыгын ашларда пешерә торган ризык дип белә идем. Күәм авылына килен булып төшкәч, әнинең күзе күрмәсә дә, миңа әйтеп торып, камыр ризыклары пешерергә өйрәтте. Бирегә килгәч, коймакны майлаганда, бал кушканны беренче тапкыр шушында күрдем.

Бүгенге көндә тәм-томнар белән якыннарын, оныкларын сыйлый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев