Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Генерал безнеңчә эшләргә өйрәтә

ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районы бүлекчәсенә республиканың башка бүлекчәләрендә эшләүче хәрби комиссарлар җыйналды. Монда аларны Татарстан республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин чакырып кайтарды.

Тикмәгә түгел, ТР хәрби комиссариатының башка бүлекчәләрендә дә эшне безнең комиссариат мисалында оештыру өчен. Бу хәбәрне ишеткәч, кемдер бәлки көлемсерәп куяр, кемдер каш җыерыр, янәсе нәрсә өйрәнерләр икән бездә? Ә газетабызда хәрби комиссариат эше буенча язылган мәкаләләрне укып баручылар ( әле күпмесе язылмый кала) ихластан сөенер, чөнки җирлек бар.

"Без елаганда син кайда идең?"

Заманында мин үзем "Кеше түгеллегеңне беләсең килсә, хәрби комиссариатка барырга кирәк..", дип нәтиҗә ясаган идем. Мин генә дә түгел, уллары белән хәрби комиссариат ишеген таптаучы күпчелек ата-ана фикере иде бу. Арча-Әтнә бүлекчәсенең хәрби комиссары итеп 2008 елда үзебезнең Күәм авылы егете (җитмәсә күрше!) Алмаз Әгъзәм улы Борһановны билгеләп куйгач та, аңа әнә шул сүзләремне җиткереп, "Безнең районның әти-әниләре балалары өчен гарьләнеп елап йөргәндә син кайда идең..?"- дип тә сорадым. "Ут эчендә хезмәт иткәнен, аннан соң да байтак "лаеш шулпасы" эчеп, хезмәтен тутырып пенсиягә чыккач эшләр өчен туган ягын сайлавын белә идем. Бәгырь каткан булгандыр, сүз әйтерлегең калдырмыйча, бер кочак дәлил китердем, чөнки эшләү дәверемдә байтак тупланган иде алар. "Комиссарларның бөтенесе дә бер калыптан сөрелгән...",- дисәләр дә, алай уйлыйсым килмәде, чөнки әнисе - укытучым Земфира апа Борһанова, булачак комиссар да ул тәрбияләгән егет. Борһановлар нәселе дә- элек-электән кешелекле булулары белән билгеле. Кала тавындагы "Изгеләр чишмәсе"н дә үзен белә-белгәннән 102 яшькә кадәр карап, чистартып, барлап торган Борһан карт та - Алмазның бабасы. Әтисе Әгъзәм абый да бу изге эшне дәвам итеп, 1978 нче елдан бирле "Изге чишмә"гә багыш-күреш итә. Менә шундый үрнәктә (ә алар җитәрлек) тәрбияләнгән бала бәгырьсез була алмый. Ике район халкы да әнә шуларны уйлап, үзенчә яхшыга юрап, Алмаз Әгъзәм улына ул вакытта зур өметләр баглады. Аклыйсы гына калды...

Мәчеттә дә, чиркәүдә дә - ул!

Үзеннән алдагыларның эшен кабул итеп эшли башлагач та җиңел булмагандыр аңа. Үзем генә дә тәнкыйть мәкаләләрен байтак яздым. Чөнки армиягә җәяүләп, "Абый, утырт әле!" дип чатка чыгып басучы егетләр дә аз булмады. Үзгәртәсе, үзгәрәсе...- һәрвакыт вакыт сорый. Үз тормышын уйлап та аз нәтиҗә чыгармагандыр, чөнки дүрт малай тәрбияләүче әти дә әле ул.

Барыбызны гаҗәпләндереп, комиссарлык эшен мәчеттән, чиркәүдән башлады Алмаз Борһанов. Хезмәт итүче егетләрнең сәламәтлеге, исән-сау кайтуы өчен дога укытты. Һәр җомга намазында кабатлана бу. Армиягә китүче егетләрне дә армиягә дога укытып озата башлады. Мулла да, Изге атакай да комиссар белән янәшә йөрде. Эшли башлаганда, беренче мәртәбә озаткан призывниклары бүлекчә янәшәсенә утыртып киткән агачлар да үскән инде. Егетләр хезмәт иткән частьләр белән урнаштырылган элемтәләр дә ныгыды, иң сыналганы, иң кирәклесе дип табылган, безнең бүлекчә керткән яңалык -"Телемост"ларны аннан күреп башка бүлекчәләр дә үткәрә башлады. Арча, Әтнә егетләренең кайгыртучылары барын барлык хәрби частьләрдә дә беләләр хәзер. Үзләре шефлык иткән часть та бар, хәтта, Саратов шәһәрендәгесе белән ныклы элемтә урнашкан. Елга ике тапкыр теләгән әти-әниләрне, район вәкилләре белән бергә, күчтәнәчләр алып, частька барып кайтулар да, андагы көнкүреш шартлары белән мондагыларны таныштырулар да гадәткә керде. Хәрби комиссарның өстәлендә бүген - "Рәхмәт хатлары". Кайлардан гына килми алар. Солдатларның яхшы хәзерлеге өчен рәхмәт әйтәләр. Ул хатларны да зурлап, әти-әниләргә рәхмәт әйтеп, кешеләр алдында тапшыра белә комиссар. "Хәлегезне аңлыйм, борчылганыгызны да беләм, тик сезгә караганда ул солдатлар өчен мин кубрәк борчылам, сез бер бала озатасыз, ә мин - әллә ничәне. Алар чыгып китеп, кайтып кергәнче мине ут йотмый дип беләсезме?"- ди ул җыелышларда. Коры сүзләр түгел. Омскида шартлау булганда, Арчаның дүрт егете шунда хезмәт итә иде. Ишетүгә Омскидагы часть белән элемтәгә керде Алмаз Әгъзәм улы. Һәр солдатның исәнлеген белеп, шул көнне үк әти-әниләренә: "Борчылмагыз, балагыз исән-сау", - дип әйтеп чыкты. Юатты, аңлатты. Күпме ялгыз әбиләр яшәгән йортларның түбәләрен яптырмагандыр да, кирәген җиткермәгәндер. Ирләре сугышта һәлак булган бу әбиләрне хәрби бүлекчә хисабына Мәскәү асты, Псков шәһәрләрендәге "Туганнар каберлеге" нә алып баруны оештыручы да ул. Мохтаҗ, авыр хәлле гаиләләрнең мәктәпкә тәүге тапкыр баручы балаларын киендерүче, аларга әсбаплар алып бирүче дә комиссариат. Моңа күпме чишмә төзекләндерелгәнен дә өстәсәк... - бер караганда хәрби комиссар эшләргә тиешле эш тә түгел кебек, тик намус дигәне ирек бирми.

Җәмәгать тәрбиячесенең эше исә икеләтә җаваплы. Тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрне туры юлга өндәүче дә әлекомиссар. Бу җәмәгать эше белән республикакүләм бәйгегә катнашып, 2012 елда җиңү дә яулады. Суслонгерның бар икәнен дә, ни икәнен дә үзебезнең комиссар белән күрдек. Бүгенге көндә Суслонгерда безнекеләр куйган чардуган янәшәсенә басып күпме кеше дога кыла, рәхмәт укый аңа. Үзләре теләп, "Армиягә барам", дип торучы егетләр - бүген комиссар һәм комиссариат эшенә олы бәя. Хәрби учетның ничек куелышын Мәскәүдән килеп кабат-кабат тикшерделәр һәм уңай бәяләделәр. Татарстан Республикасының Илбашы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырган "Фидакарь хезмәт өчен" медале дә тик торганда гына бирелмәдеАлмаз Борһановка. Аның җитәкчелегендәге 20 кешелек ( һәркайсы үз эшен яхшы белә, намус белән хезмәт итә) бүлекчәнең башкарган эшләре болардан тыш та байтак әле.

Дәвамын газетадан укыгыз.

"Патриотик тәрбия эше бик яхшы куелган"

ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРның Казан, Идел, арты, Төньяк төркемнәре буенча 20 районның хәрби комиссариат бүлекләре җитәкчеләре катнашында Арчада узган семинар-өйрәнү барышында, генерал-майор биредәге эштән канәгать булуын әйтеп, әнә шулай дип бәя бирде.

Әлеге төркем башта Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлектә хәрби һөнәри белем бирүче уку йортларына кандидатлар һәм контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар сайлау буенча документлар тәртибен карады. Арчаның бишенче гимназиясендә 20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр игълан ителгән "Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау" мәгълүмати агитацион акция кысасында очрашу узды. Кунакларны Арчаның икенче мәктәбеннән барабанчы кызлар каршы алды, егетләр стройда корал белән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр. Хәрби комиссарлар гимназия тирында, башлангыч хәрби хәзерлек сыйныфы бүлмәсендә, музейда булдылар. "Булачак солдатлар хәрби көчләрнең, туган илебезнең һәм, билгеле, үзләре яшәгән төбәкнең тарихын, үз районыннан чыккан геройларны белергә һәм алар белән горурланырга, үзләрен булачак ил сакчылары итеп тоярга тиеш. Безнең эшебезнең көче дә шунда", - диде музей белән танышканнан соң генерал-майор Сергей Погодин. Бишенче гимназиядә бу юнәлештә башкарылган хезмәткә дә уңай бәя бирде ул. Шулай ук: "Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау" дигән темага лекция укыды. Генерал сөйләгәнне Арча һәм Әтнә районнары мәктәпләреннән башлангыч хәрби хәзерлек дәресеннән белем бирүче укытучылар һәм ике районның да югары сыйныф укучылары тыңлады. Генерал чыгышында Хәрби көчләр, аның төрләре, бүгенге хәрби техника белән таныштырды. Хәрби уку йортлары, аларга укырга керү тәртибе, хәрбиләр өчен тудырылган шартлар турында сөйләде.

"Хәрби һөнәре - рәхмәтле һөнәр, көчле рухлылар һөнәре. Матди яктан да тотрыклы. Хезмәт хакы да яхшыФатир бирелә. Хәрби дәрәҗәдә үсү, ордден-медаләләр белән бүләкләнү мөмкинлеге дә бар. Мин үзем 11 ел бу урында эшлим, әтием, улым, туганнарым да хәрбиләр...", - дип тә әйттеп узды.

Кунаклар китте. Генерал-майор Сергей Погодин безнең Әтнә егете җитәкләгәнТР хәрби комиссариатының Арча-Әтнә бүлекчәсе эшенә югары бәя биреп китте.

Ә комиссариатта исә бүген гадәти эш көне дәвам итә. Тәҗрибә уртаклашырлыклары да, горурланырлыклары да, хөрмәт итәрлекләре дә, өйрәтерлекләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев