Әтнә таңы

Гентон Әтнә балаларына рәхмәтле

Килгән өчен рәхмәт Авылның бер башыннан икенче ягына шау-гөр килеп малайлар һәм кызлар атлый. Алар: "Әби, суың бетмәдеме? Кар көрисе юкмы?" - дип сораштыра. Юк, бу пионерлар заманы түгел. Бу - бүгенге Әтнә укучылары. Алар килгән көн әби-бабайлар өчен бәйрәмгә әйләнә. Замана тимурчыларын "ВТ" хәбәрчесе күреп кайтты. - Элеккеге пионерия...

Килгән өчен рәхмәт

Авылның бер башыннан икенче ягына шау-гөр килеп малайлар һәм кызлар атлый. Алар: "Әби, суың бетмәдеме? Кар көрисе юкмы?" - дип сораштыра. Юк, бу пионерлар заманы түгел. Бу - бүгенге Әтнә укучылары. Алар килгән көн әби-бабайлар өчен бәйрәмгә әйләнә. Замана тимурчыларын "ВТ" хәбәрчесе күреп кайтты.

- Элеккеге пионерия оешмаларының традицияләре бүген дә саклана. Безнең укучылар әби-бабайларга ярдәм итү, мохтаҗларга булышу, ветераннар турында истәлекләр барлау белән шөгыльләнә. Әти-әниләр арасында каршы килүчеләр юк. Бала игелекле, хезмәт сөючән булып үссә начармыни? - ди районның мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Раилә Фәхретдинова. Методист әйтүенчә, мәктәпләр уку елы башында ук авылдагы сугыш, тыл ветераннары, ялгыз яшәүче әби-бабайларның исемлеген барлап куя. Шуннан соң сыйныф җитәкчеләре аларга нинди ярдәм кирәклеген белешә. Укучылар атна саен өлкәннәр янына барып, ярдәм итеп кайта. "Бүген утын ярасы, күмер ташыйсы юк бит. Балалар бакча казу, җыештыру, кар көрәү кебек эшләрдә булыша. Кайберләре янына барып хәлләрен белешү дә җитә", - ди ул.

Гентон Әтнә балаларына рәхмәтле булды

Әтнәдә Әләшә бәйрәме дә уздыралар. Халык табигатькә чыгып әүлиялар рухына дога кыла. Бәйрәм узасы урынны тәртипкә китерү дә укучылар кулында. Олы Мәңгәр укучылары исә сугыш чорында җирләнгән латыш балаларының каберлекләрен чистартып тора. Ул балалар авылга сугыш чорында эвакуацияләнгән булган. Ике ел Вәли бай йортында яшәгәннәр. Авырып үлгән балалар, аларның тәрбиячеләре шушы авылның зиратына җирләнгән. "Моңа кадәр латыш кешесе Антон Гентон кайтып, зиярәт кылып китә иде. "Укучылар каберлекләрне чистартып торгач, күңелем тыныч. Алар бит бер чүпкә дә үсәргә ирек бирми", - дип рәхмәт әйтә иде ул. Хәзер үзе дә мәрхүм инде", - ди авылның ветераннар рәисе Хәлимә Закирова.

Игелек кылуның башка юллары да бар.

Район мәктәпләрендә шәфкатьлелек яминкәләре уздырыла. Укучылар төрле кул эшләре, уку-кирәк яраклары алып килә. Әлеге хәйрия ярдәмен ятимнәр йортларына, интернатларга илтәләр. Әтнәдә ике елга бер тапкыр балалар видеофестивале оештырыла. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәр мәктәп, ветераннарга багышлап, материаллар туплаган. Соңыннан киноны геройларның үзләренә күрсәткәннәр. Өлкәннәрнең бик тә күңеле булган. Тавыкларга бодай сибәбез - Без Саимә һәм Бәхирә әбиләргә булышабыз. Алар ялгыз яши. Кыш көне кар көрибез. Идәннәрен себерәбез, юабыз. Тавыкларына бодай сипкән чаклар да була, - ди Күшәр мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Назилә Рәхимҗанова. - Атнага ике тапкыр 6-7 кеше барабыз. Әбиләр безне сагынып көтеп тора. Кайчак үзләре дә, су кирәк иде, дип яки кибеткә барырга чакыртып ала. Тимурчылык эше һәр мәктәптә оештырылсын иде. Әби-бабайларны сакларга кирәк. Алар бит заманында илебез өчен тырышкан, хәзер без аларга ярдәм итәргә тиеш. Мәктәпнең директор урынбасары Зөлфия Заһидуллина белдергәнчә, һәр сыйныф үз отрядын булдырган. "Укучылар авылдагы сигез өлкән кешегә шефлык итә. Гаиләсе белән яшәгәннәргә ярдәм кирәкми. Булышырга 5-9 нчы сыйныф укучылары йөри. Әби-бабайларга алар белән сөйләшеп утыру да рәхәт. Чәй дә эчертеп җибәрәләр. Пенсионер укытучыларның да хәлен белешәләр, аларны концертларга чакырабыз", - ди ул. Барысының да өйләренә кертәсе килми Бәрәзә мәктәбендә дә тимурчылык эше югалмаган. Директор урынбасары Фирдәвес Әбсәләмова белдергәнчә, әби-бабайларның барысының да өенә чит кеше кертәсе килми. "Хәзер бит өйләргә газы, суы кергән. Әллә ни эш тә юк кебек. Әмма өлкәннәр кечкенә генә ярдәмгә дә сөенә. Укучыларыбыз ике әбигә булыша. Берничә ел элек алар отрядлап бара иде, хәзер картларның саны кими бара. Авылда шефлыкның беркайчан да өзелгәне булмады. Югары сыйныф укучылары имтиханга әзерләнә. Әмма тугызынчы сыйныф укучылары арасында, имтиханны исән-сау бирсәм, фәлән әбигә булышыр идем, дип әйтүчеләр бар", - ди ул. Әбиләр үзләре дә яшьләрне догасыз калдырмый. Фәләннең баласы бигрәк мәрхәмәтле дип кат-кат рәхмәт укый алар. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткара түгелме соң?

Сәрия Мифтахова

("Ватаным Татарстан", /№ 40, 25.03.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: