Әтнә таңы

Географик диктант яздык

27 октябрь көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә

һәм чит илләрдә үтә торган зур масштаблы Географик диктантны язуда,   “Шиһабетдин Мәржани исемендәге Комыргуҗа урта гомум белем бирү мәктәбе” дә актив катнашты.   

Реклама


Әлеге чарада  педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУның гео­график һәм икътисади белем бирү методикасы кафедрасы мөдире, Рус география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы Илгизәр Гайсин һәм  Идарә, икътисад һәм финанс инс­титутының география һәм экологик белем би­рү кафедрасы өлкән укы­тучысы Вәлиев Марат катнашты. Алар катнашучыларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирделәр.  РГҖнең логотиплары төшкән ручкалар, мәктәп музеена китаплар һәм башка күп кенә бүләкләр тапшырдылар.
Диктант нәкь 12 сәгатьтә башланып китте. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү,  катнашучыларга аеруча ошады. Күпләр үзләренең белемнәрен сынап караудан тыш, дөнья географиясе буенча күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан да  катнашкан.
Соңыннан һәр кешегә әлеге киң күләмле акциядә катнашканлыгы турында, Илгизәр Гайсин һәм Марат Вәлиев тарафыннан, таныклык тапшырылды.
Диктантны укучылар, укытучылар, пенсия яшендәгеләр һәм авыл яшьләре - барлыгы 78 кеше  язды.
Гөлбану Шәрәфиева, Комыргуҗа мәктәбе

Фото:https://dictant.rgo.ru/news/geograficheskiy-diktant-2019

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: