Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Германия ветераннарга компенсация түли –“Әтнә таңы”

Германия Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм әсирлеккә төшкән элекке совет хәрбиләренә акчалата компенсация түләячәк. Бу хакта ФРГ хөкүмәтенең Россия һәм элекке СССР республикалары булган дәүләтләр белән җәмгыятьара хезмәттәшлек буенча вәкаләтле вәкиле Гернот Эрлер хәбәр итте. Эрлер сүзләренә караганда, түләүләр размеры 2,5 мең евро тәшкил итәчәк һәм алар барысы 4 мең...

Германия Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм әсирлеккә төшкән элекке совет хәрбиләренә акчалата компенсация түләячәк. Бу хакта ФРГ хөкүмәтенең Россия һәм элекке СССР республикалары булган дәүләтләр белән җәмгыятьара хезмәттәшлек буенча вәкаләтле вәкиле Гернот Эрлер хәбәр итте. Эрлер сүзләренә караганда, түләүләр размеры 2,5 мең евро тәшкил итәчәк һәм алар барысы 4 мең ветеранга түләнәчәк. Бу максатларга Германия хакимияте 10 миллион евро бүлеп биргән. Моннан тыш, һәр ветеран "Бөек гаделсезлек"не таныган хат та алачак. "Бу чара, кызганычка каршы, бик соң башкарыла, шулай да ул бик күпләр өчен "Хәтер Законы"ның өлеше, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 ел булу белән бәйле символик ишарә кебек кабул ителергә мөмкин", - дип комментарий ясады сәясәтче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев