Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Федерация Советы 2018 елда узачак Президент сайлауларының датасын раслады

Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. Федерация Советы Россия парламенты югары палатасының 425 нче утырышында шундый карар кабул итте, дип яза «Известия».

РФ Конституциясе нигезендә, Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш. Сайлау кампаниясе басма матбугатта сайлауларның көнен билгеләү турындагы карар дөнья күргәннән соң рәсми төстә старт ала.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда үз-үзен тәкъдим итәргә җыенуы хакында белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154344/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев