Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Герой музееннан – армиягә

Иске Кишет авылындагы генерал-лейтенант Гани Сафиуллин музеенда көзен армиягә китәчәк егетләр белән тантаналы очрашу узды

Олы Мәңгәрдән 4 чакрым гына ераклыкта урнашкан Иске Ашыт авылындагы Гани Сафиуллин музее каршында быел көзен армиягә китәчәк егетләр белән тантаналы очрашу узды.
20ләп егетнең берсе – Күәмнән, Альберт Гатауллин ул. “Күңелле чара, армиягә китәр алдыннан бик мөһим бу”, – ди. Шундый очрашу оештырып, “призывник”ларның һәм әти-әниләрнең күңелен күреп йөргән хәрби комиссар Алмаз Борһановка рәхмәт. Егетләрдә хәрби рух, күңел күтәренкелеге, патриотлык хисе тудыруда мөһим әйбер бу.

Безнең белешмә
Армиягә китүчеләрне тантаналы озату чарасы 2015 елдан бирле уза. Мондый чараны еллар узгач та сагынып искә алучылар бар икән, димәк бик мөһим, истәлекле ул
...Элек армиягә китәр алдыннан башка төрле очрашу уза иде – аны “вечер” дип атый идек. Кич белән узганга шулай аталгандыр инде. Төрлечәрәк узса да, асылы бер булды – яшьләр армиягә озатырга дип өеңә килә, туйныкы кебек итеп әзерләгән табын корыла, биредә дуслар, иптәшләр армиягә китүчегә изге теләкләрен җиткерә. Мондый чыгым әти-әнигә ничек тәэсир иткәндер, тик армиягә баручы өчен искиткеч күңелле мизгел була иде ул. Кайберсе күкрәгенә йөргән кызы үзе чигеп бүләк иткән кулъяулыкны да тагып куя иде...
Хәрби комиссар егетләрне герой-якташыбыз музее белән таныштыргач, тантаналы чарага тезде. Россия Президенты һәм Оборона министрының хәрби хезмәткә чакыру турындагы боерыклары белән таныштырды.
... Совет чорында әлеге “Приказ” солдат өчен дә, армиягә чакырылучы өчен дә көтә-көтә көтек булган, изге документ иде. Танырга кирәк, ул заманда армиягә бармый калу хурлык саналды. Егетләрнең барысы да диярлек туган ил каршындагы бурычын – 2, хәтта 3 ел  дәвамында үтәп кайтырга тырышты. Иске Кишеттәге әлеге очрашуга килгән Гөлдостан әби әйтмешли: “Хәзерге 1 ел бик тиз үтеп китә ул. Саулык-сәламәтлектә хезмәт итеп кайтырга язсын”.
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәмәтшина, Арча мөхтәсибәте вәкиле Айдар хәзрәт егетләрне котладылар да, исән-сау әйләнеп кайтуларын да теләделәр. Хәзрәт әйтмешли: “Армиядән егетләр физик яктан ныгып кайталар”. Соңыннан ул Коръән укып багышлаганда, рәсми затлар да, хәрбиләр дә, җыелган авыл халкы да, хәтта армиягә китәргә тиешле егетләр дә кулларын күтәреп дога кылдылар.
Ә менә якташыбыз Рәүф Хөснетдиновка тантаналы төстә “Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы” таныклыгын биргәндә, катнашучыларның барысы да горурлык хисе кичергәндер. Еллар узгач булса да, гаделлек тантана иткән. Аның янәшәсендә әфганчылар делегациясе дә бар иде. Күкрәк тулы орден-медаль таккан бу ир-егетләрне күрү, патриотлык хисе тууга тагын бер сәбәп.
Хәрби комиссар бүгенге көндә армия хезмәтен үтүче кайбер егетләрнең әти-әнисенә командирларыннан килгән “Рәхмәт хатлары”н тапшырып узды.

Безнең Алмаз Әхмәтҗанов, Рәис Нигъмәтҗанов өчен ихлас шатландык. Бездән бигрәк аны Алмаз Борһанов кулыннан алган әти-әни ныграк куангандыр.
Соңыннан:
– Күреп торасыз, сез армиягә киткәч тә – безнекеләр. Сезне онытмыйбыз, һәрберегез белән кызыксынабыз. Бу көздә 80гә якын егетне солдат хезмәтенә озатабыз. Шушы көннәрдә – 5 егет, соңрак тагын 12 егет китә. Армия хезмәтен бары уңай фикерләр калдырып узарсыз, дигән өметтә калабыз. Чөнки сезгә карап бөтен Татарстан турында фикер йөртәчәкләр, – диде хәрби комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев