Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үги чат ярдәм көтә

Хөрмәтле редакция. Бәдри Җиһаншин урамы белән Ударник урамы кисешкән чаттагы күл 32 градус эсселектә дә кипми. Юл оешмасының берәр кешегә ачуы бар ахыры. Бу чат барын район башлыгы күрсә, эшләтмичә калмас иде. Эшләнер дип ышанып калабыз. Әтнәле. Бу урам да районыбыз үзәгендә, ферма ягында. Күлне кечерәгрәктер дип күзаллаган идек. Мин...

Хөрмәтле редакция. Бәдри Җиһаншин урамы белән Ударник урамы кисешкән чаттагы күл 32 градус эсселектә дә кипми. Юл оешмасының берәр кешегә ачуы бар ахыры. Бу чат барын район башлыгы күрсә, эшләтмичә калмас иде. Эшләнер дип ышанып калабыз.
Әтнәле.
Бу урам да районыбыз үзәгендә, ферма ягында. Күлне кечерәгрәктер дип күзаллаган идек. Мин уйлаганнан зуррак булып чыкты. Хат авторын да, бу урамда яшәүчеләрне дә аңлыйм. Билгеле "Күл буенда" да яшәп була, тик бу безне бизәми. Аннан соң тикмәгә генә "Аккан су юлын таба", дип җырламыйлардыр. Акмый билгеле, тик үз эшен дә эшләми калмас. "Безнең урамга да бер килеп җитәрләр дип өметләнеп яшибез инде, тик аның барлыгын оныттылар кебек...", - диләр бу тирәдә яшәүчеләр.
Сөендерергә ашыгам, онытмаганнар бу урам чатын, үги дә түгел ул, чөнки барлыгын беләләр, ничек әйбәтрәк эшләү турында киңәшләшәләр. Эшләргә тиешле оешма вәкилләре белән бу чатны инде карадылар. "70 метр аралыкта эшләү кирәклеген сөйләштек. Төрле фикерләр булды, су җыелмасын өчен казып торба урнаштырырга кирәк булыр, дип тә уйлаштык. Салынган асфальтка, эшләнгәнгә зыян китермәслек итеп башкарылачак. Озакламый тотыныр­быз дип уйлыйбыз", - диде авыл җирлеге башлыгы Ренат Мөхәмәдҗанов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков та бу чатның тиздән төзекләндереләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев