Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гимнны язган абый - "Әтнә таңы"

Моң... Нәрсә була соң ул? Аны бары иҗат кешеләре генә аңлыйдыр... Бакчага кура җиләге җыярга дип чыкканда, гармун тавышын ишетеп, туктап калдым. 1 атна "Алтын Каләм"дә , 2 атна "Сәләт"тә булып, мин әти-әниемне, дусларымны гына түгел,шушы гармун тавышын да сагынганмын икән бит. Бу гармунда кем уйный икән соң дигән сорауга,...

Моң... Нәрсә була соң ул? Аны бары иҗат кешеләре генә аңлыйдыр...
Бакчага кура җиләге җыярга дип чыкканда, гармун тавышын ишетеп, туктап калдым. 1 атна "Алтын Каләм"дә , 2 атна "Сәләт"тә булып, мин әти-әниемне, дусларымны гына түгел,шушы гармун тавышын да сагынганмын икән бит. Бу гармунда кем уйный икән соң дигән сорауга, мин сезгә күршебез Әхмәт абый Кәримов дип җавап кайтарырмын.
Кырык эше кырык җирдә ятса да, илһам килгәндә, Әхмәт абый кулына гармунын алып җыр сузырга тотына. Шулай кулына гармун тотып утырганда, тормыш иптәше Әлфия апаның аңа ачуланып куя торган чаклары да булгалый. Шуңа да карамастан, Әхмәт абый гармунын тотып уйный да уйный. Иҗат кешесе шундый була торгандыр инде ул. Беләсезме, юкмы, Әхмәт абый җырлар да яза бит ул. "Түбән Шашым" җырын ишеткәнегез бармы ,әнә шул җырның авторы - Әхмәт абый. Ул җыр авылымның гимнына да әйләнеп куярмы, билгесез ансын киләчәк күрсәтер.
Элек полиция хезмәткәре булган Әхмәт абый, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ул хәзер балта остасы. Кешеләргә өй салырга, лапас-капка эшләргә кирәкме, печь чыгарасы бармы, барсын да булдыра. Өйләрендә Әхмәт абыйның кулы тимәгән җире юк. Барысы да эшләнгән, барсы да матур. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип юкка гына әйтмиләр шул.
Әхмәт абый - авылыбыз сандугачы. Авыл бәйрәмнәрендә, клубта үткәрелгән чаралар ансыз үтмиләр. Шулай ук туй мәҗлесләренә, юбилейларга аны көтеп алалар. Әхмәт абыйны тирә-як авыллар гына түгел, ә күрше районнар да белә.
Алма агачыннан ерак төшми диләр. Чыннан да, Әхмәт абый белән Әлфия апаның улы Әлфис кечкенәдән үк иҗатка гашыйк. Хәзерге вакытта ул Арча педагогия көллиятенең музыка факультетында белем ала. Аның турында мин киләчәктә аерым язармын әле, ә хәзергә аңа укуында зур уңышлар.
Сүземне йомгаклап мин, Әхмәт абыйны 17 нче июльдә узачак 50 яшьлек юбилее белән әти-әнием, туганнарым, күршеләребез исеменнән котлыйсым килә. Әхмәт абый, сиңа сәламәтлек, бәхетле-мул тормыш, Әлфиснең игелеген күреп, Әлфия апа белән җыр-моңа төренеп бергә яшәвеңне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев