Әтнә таңы

Гәҗиткә язылдыңмы әле?

Гәҗиткә язылдыңмы әле? Почта таратылган көнне капкасына гәҗит- журнал кыстырылган йортның авылда дәрәҗәсе югарырак булгангамы, әллә бүтән сәбәп беләнме, Чуртановның хатыны гел гәҗиткә языла килде. Көне -төне диярлек колхоз фермасында әвәрә килеп гәҗит битләрен караштырырга вакыты калгандырмы- юкмы, ә менә гәҗит - фәлән турында сүз чыкканда ип белән генә әйтеп...

Реклама

Гәҗиткә язылдыңмы әле?
Почта таратылган көнне капкасына гәҗит- журнал кыстырылган йортның авылда дәрәҗәсе югарырак булгангамы, әллә бүтән сәбәп беләнме, Чуртановның хатыны гел гәҗиткә языла килде. Көне -төне диярлек колхоз фермасында әвәрә килеп гәҗит битләрен караштырырга вакыты калгандырмы- юкмы, ә менә гәҗит - фәлән турында сүз чыкканда ип белән генә әйтеп ала: - Гәҗит килгән йортка нур керә...
Чуртанов үзе гәҗиткә битараф. Кулына эләксә, бар түземе гәҗитнең зур хәрефләр белән беренче битенә язылган исемен генә укырга җитә: - ӘҺә, бу "Әтнә таңы" икән, ярар, ә монысы "Арча кичләре" имеш. Ә шулай да гәҗитне бик кирәкле әйбер дип саный, чөнки кибеттән нәрсә генә алсаң да, төрергә аннан да кулайрак тагын нәрсә бар?
Ә менә бүген, һич уйламаганда, гәҗит аркасында дөньясы челпәрәмә килде бит әле. Хатыны фермага китеп югалгач, кәефләнеп кенә: - Ашыт суы эспирт булып, күктән пилмән яуса ие, - дип көйли- көйли кичтән башлап яшереп куйган нәмәрсәсен өстәлгә алып кереп куйды. Суыткычтан гәҗиткә төрелгән балык кисәге алып, өстәлдә кунак кызыдай кукыраепторган шешәгә күз кыскалап, гәҗитне сүтеп җибәрде. Кирәк бит, шул вакытта нәкъ гәҗит битенең уртасында "эспирт" дигән сүзгә күзе төште. Эспирт үзе дә, сүзе дәЧуртанов өчен куркыныч нәрсә, магнит, тынычлык югала. Балык сыртын читкәрәк алып куйды да, гомер булмаганны, ике куллап тотып, гәҗит укый башлады. - Тә-әк, уртача гомер иткән кеше алты тонна биш йөз җитмеш кило ипи ашый икән.Тә-әк, кешенең бавыры бер мең өч йөз литр эспирт эшкәртергә җитә, аннан соң - вчу, вәссаләм, череп таркалып юкка чыга. Менә сиңа мә! Бавырсыз ничек яшәмәк кирәк? Гәҗит хәтле гәҗиткә язылгач, дөрес инде ул,дип, шикләнә калды, үзенең "стаж"ын уйлап, чамасын тартып карарга булды. Тә-әк, фәлән вакыттан кибет юлы тапталды, шуның хәтле кабылды. Исәпли торгач, китереп чыгарды,нурмысы тулырга барлыгы бер стакан калган иде. Шулай да кул шешәгә үрелә, ә башка вәсвәсә керә. Аптырагач, соңгы йотымны да үзе белән бүлешкән күрше Галимуллага берничә тапкыр кереп чыкты, тик тегесе геә өйдә туры килмәде. Исәбе - күршесе белән чутлап карарга иде. Ни дисәң дә, аның хисап гыйлеме шәбрәк булырга тиеш, чөнки хатыны хисапчы. Хисапчы белән торгач, хисап гыйлеме көндез дә керә, көндез кереп җитә алмаганы төнлә керә.
Уйлана торгач, хәйран вакыт узды, кыюлык килмәде, өстәлдәге "кунак кызы" да инде аҗдаһа булып күренә башлады.Әтисе мәрхүм картның да сүзләре искә төште. Үзе ачлык- туклыкны күреп, сугышта булып, хәйран дөнья гизеп яшәгән булса да, бар капканы олы бәйрәмнәрдә бер йотым булды. Чама югалып, мулрак кыйланган көннән соң, иртәгесен авызына чәйдән башканы ала алмаган малаенаәйтә иде: - Каба белмәгәч, тотма! Кеше ашамыйча торса гына үлә, эчмичә торып үлми.Ишеткәнең бармы, фәлән кеше эчмичә торган да, үлеп киткән дип! Ул шайтан суыннанераграк йөрергә кирәк, җүнле әйбер булса, аны шешәгә тутырып, бөкеләп сатмаслар иде, кибеттән кәнфит- прәннек шикелле итеп, гәҗиткә төреп бирерләр иде! Бар кыеклык шул шайтан суыннан. Әйткән ди бит: - Син мине йот кына, калганын үзем эшләрмен!
Дөрес ахыры, булмас димә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: