Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлнара кабинада кысылып калган, чыга алмаган...

Гөлнара Х. "Царево" торак пунктында урнашкан йортыннан иртән чыгып киткән, әмма уйлаган җиренә барып җитә алмаган. Ул әле 30 гыйнвар көнне генә туган көнен билгеләгән, аңа 25 яшь тулган. "Юл-транспорт фаҗигасе Казан-Шәмәрдән автоюлының Питрәч районындагы Званка бистәсенә якын гына, 10 сәгатҗ 22 минутта теркәлде. 25 яшьлек Гөлнара Х. идарә иткән...

Гөлнара Х. "Царево" торак пунктында урнашкан йортыннан иртән чыгып киткән, әмма уйлаган җиренә барып җитә алмаган.

Ул әле 30 гыйнвар көнне генә туган көнен билгеләгән, аңа 25 яшь тулган.

"Юл-транспорт фаҗигасе Казан-Шәмәрдән автоюлының Питрәч районындагы Званка бистәсенә якын гына, 10 сәгатҗ 22 минутта теркәлде. 25 яшьлек Гөлнара Х. идарә иткән "Лада Калина" 56 яшьлек Рамил Ш. идарәсендәге "Киа Соренто" белән бәрелеште. Кыз бәрелешүдән соң, кабинада кысылып калган", - дип аңлатма бирәләр "KZNLIVE"ка тәртип сакчылары.

Аны автомобиль тоткынлыгыннан чыгарганда, кызганычка каршы, ул инде вафат була. Әйтүләренчә, ул алган җәрәхәтләрдән җан бирә. Икенче машина пассажиры да "перелом коючицы" диагнозы белән РКБга озатыла.

Чыганак: http://kznlive.ru/cms/index.php/auto/na-tpasse-vozle-kazani-v-zhutkoy-avapii-s-vnedopozhnikom-pogibla-25-letnyaya-devushka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев