Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Глобаль эпидемия Әтнәгә дә яный

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә бөтен дөньяда да СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу уңайдан СПИД китергән фаҗигаләр турында ачынып сөйләргә, аны XXI гасыр афәте дип атарга була. СПИД авыруы беренче тапкыр 1981...

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә бөтен дөньяда да СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу уңайдан СПИД китергән фаҗигаләр турында ачынып сөйләргә, аны XXI гасыр афәте дип атарга була.

СПИД авыруы беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә. СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә.

Әлеге авыру белән авыручы кешеләр саны Россия һәм берүк вакытта Татарстанда да елдан-ел кимү ягында түгел, арту ягына таба бара.

Бүгенге көнгә Россиядә 1 миллионнан артык кеше ВИЧ инфекциясе йоктырган, Татарстан Республикасында - 20 889 кеше. Бу афәт безнең районны да читләтеп үтми. Беренче ВИЧ очрагы безнең районда 2002 елда теркәлгән. Шушы вакыттан бүгенге көнгә кадәр барысы 10 ВИЧ инфекциясе очрагы теркәлгән, шуларнын икесе - 2016 елда.

Кыскача аңлатып киткәндә:

ВИЧ - вирус иммунодефицита человека. СПИД - синдром приобретенного иммунодефицита.

СПИД нәрсә ул?

- Бу ВИЧ иярткән кеше чиренең соңгы стадиясе.

ВИЧ кешенең нинди сыеклыклары аша күчә?

- Вирус кан, сперма, вагинальный секрет, ана сөте аркылы күчә.

ВИЧ төчкергәндә, йөткергәндә эләгәме?

-юк, вирус ачык һавада үлә.

ВИЧ кучми:

- җәмәгать транспортында;

- хайваннар һәм бөҗәкләр тешләгәндә;

- кул кысышканда, кочаклашканда;

- тир һәм күз яше аша;

- гомуми шәхси әйберләрдән, урынирдән, савыт-сабадан, спорт кирәк-яракларыннан.

Вирус күчү өчен күпме микъдарда кан кирәк?

- инә очындагы бер тамчы кан да вирус ияртә ала.

Кайда анализ бирергә мөмкин?

- махсус кан анализы ярдәмендә профилактика һәм СПИДка каршы көрәш үзәкләрендэ, хастаханәләрдә тапшырырга мөмкин.

ВИЧ, СПИДны дәвалап буламы?

-Бу чирне тулаем дәвалап бетереп булмый, бары тик кешенен гомерен бераз озынайтырга гына момкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев