Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Гомер буе халык белән эшләдем”

Кышлау авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хәбирә Хәнәфи кызы Закирова Татарстанның Дәүләт бүләгенә лаек булды. "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде ул. Гомер буе халык белән аралаштым, халык белән эшләдем, - ди үзе кыска гына итеп. Чыннан да, аның бу сүзләрен авыл җирлеге тарафыннан башкарылган...

Кышлау авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хәбирә Хәнәфи кызы Закирова Татарстанның Дәүләт бүләгенә лаек булды.

"Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде ул.

  • Гомер буе халык белән аралаштым, халык белән эшләдем, - ди үзе кыска гына итеп.

Чыннан да, аның бу сүзләрен авыл җирлеге тарафыннан башкарылган эшләр дәлилли түгелме! Кышлау авыл җирлегенә керүче юллар барысы да әйбәт хәлдә. Әле күптән түгел генә авыл урамнарына таш җәелде. Мәдәният йорты, китапханә яхшы гына эшләп торалар. Әледән-әле узучы төрле чаралар хакында газетаны укучылар хәбәрдардыр. Өч авыл халкына 2 кибет хезмәт күрсәтә. Халык алардан да канәгать. Авыл җирлегенең хезмәт нәтиҗәсе территориягә керүче халыкның яшәешендә чагылыш таба. Кышлаудан тыш, икесе бергә кушыла язган ике авыл - Кызыл Утар һәм Яңа Өҗемдә дә халыкныңтормыш шартлары начар түгел. Хәер, "Мөмкинлеккә карап бар җирлектә дә эшлиләр инде ул", диючеләр дә булыр. Әнә шул юк мөмкинлекне бар итеп, күп эшне аз итеп, булганын уңай хәл итүче җирлек хезмәткәрләренә рәхмәт. Бу очракта 30 ел бер урында - Кышлау авыл җирлегендә эшләгән Хәбирә Закированы күз алдында тотам.

  • Эш күп төрле, сүз дә юк. Һәрберсен уңай хәл итәргә тырышабыз. Ә иң мөһиме - үзебездә тупланган чүпне тышка чыгарырга тырышмадык, - ди. Менә монысы бик мөһим сыйфат. Димәк, бергә хәл итәләр. Халык җирлеккә ышана...

1980 елны Казан кооператив техникумын тәмамлап, Күңгәр сәүдә берләшмәсенә эшкә кайта. 1981 елны Кышлау авылы егете Радикка тормышка чыга. 1983 елдан, ул вакыттагы Кышлау авыл советында эшли башлый. Бүгенге көндә үрнәк гаиләдә өч бала анасы һәмике оныкка яраткан әби ул. Ире Кышлау авылындагы "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, улы Рамил - "Росгосстрах"та, килене больницада шәфкать туташы булып эшли. Ике кызы - Рәзинә һәм Тәнзилә Казанда яшиләр.

  • Халык бәхете өчен эшләвемә куанам. Аеруча, эшемнең нәтиҗәле булуына сөенәм, - ди.

Үзең дә бәхетле бул, нәтиҗәле итеп озак еллар эшлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев