Әтнә таңы

Гомәр абыйга ачык хат

Әтнә халык театры тарихында тирән эзе булган, гомере буе тынгысыз хезмәтен кешеләргә багышлаган олы шәхес Гомәр абый Мәрдәновка рәхмәт сүзләрен үз гомерендә күп ишетергә туры килгәндер. Мактаулы исемнәре дә күп аның. Сәхнәне дер селкеткән талантлы артистлар, үзешчәннәр белән генә түгел, без, бала-чага белән эшләргә дә вакыт таба иде ул. 1972...

Реклама

Әтнә халык театры тарихында тирән эзе булган, гомере буе тынгысыз хезмәтен кешеләргә багышлаган олы шәхес Гомәр абый Мәрдәновка рәхмәт сүзләрен үз гомерендә күп ишетергә туры килгәндер. Мактаулы исемнәре дә күп аның. Сәхнәне дер селкеткән талантлы артистлар, үзешчәннәр белән генә түгел, без, бала-чага белән эшләргә дә вакыт таба иде ул. 1972 нче ел. "Клубта балалар өчен драма түгәрәге эшли башлаячак икән", - диде кемдер. Икенче көнне Гомәр абый мәктәпкә үзе килеп керде. Без, бер төркем 7-8 нче сыйныф укучылары, дәресләрдән соң ак колонналы бина залына җыйналдык. Максатыбыз - тиз арада рольләр бүлешеп, спектакль өйрәнеп, зур сәхнәгә менү. Тик беренче көнебез шул залдан узмады. Гомәр абый безгә зур экрандагы кара тапларны (экранның сызылган, тишелгән урыннары) санарга кушты. Кемдер өчне санады, кемдер бишне, кемнәрнекедер күбрәк тә булды. Эчтән генә үпкә дә белдердек. Спектакль өйрәнергә кил дә буш экран күзәт, имеш. Ахырдан гына аңладык: "Сәхнә" дигән зур "патшалык"ка барып җитү өчен бик күп белергә, эзләнергә, тир түгәргә кирәк икән. Әйтик, сәхнә ачыла, спектакль башлана, синең партнерың, ниндидер сәбәп аркасында, сәхнәгә чыгып җитә алмый, тоткарлана. Тамашачыга сиздермичә генә, син үзеңә шөгыль таба белергә тиеш. Өстәл өстендә китап ята, ди. Син, җайлап кына, шуны караштырасың, я фотолар карыйсың. Синең фантазияң. Теләсә нишлә - тамаша өзелмәсен, залдагылар сизмәсен. Менә нәрсәгә кирәк икән ул Гомәр абыйның экрандагы кара тапларны санатуы. Бездә игътибарлылык дигән сыйфатны ныгыткан ул. Чираттагы түгәрәкләрдә грим белән таныштык. Анысы үзе бер могҗиза икән. Апа кешеләрнең сәхнәгә бизәнеп, грим салып чыгуларын тыныч кына кабул итсәк, абыйларның бизәнүләре, хәтта иреннәрен буяулары гаҗәп тоелды. Шулай кирәк икән. Тамашачыга артистның йөзе сәхнәдән ачык күренсен өчен эшләнә икән ул. Картоннан ясалган утюгны сәхнәдә чын, авыр, тимер (элекке утюглар бик авыр була иде) утюг итеп тоя белү, сусыз чиләкләрне дә сулы итеп күз алдына китерү, яшь кызлардан "тешсез" әбиләр ясау серләренә, тагын бик күп, бик күп нәрсәләргә өйрәтте безне остазыбыз. "Безнең матуркайлар" дигән ике пәрдәлек әсәр өстендә эшләдек без. Бала чакта сәхнәнең үзен дә (мәктәпләр арасында ел саен үткәрелә торган үзешчән сәнгать көчләре смотрында катнаша идек), сәхнәнең артын да күп күрергә туры килде. Үз номерыңның чиратын көтеп тору, дулкынлану хисләре әле дә истә. Апрель-май айларында клуб тирәсендә колхозларның йөк машиналарына төялеп килгән башка авыл укучыларының ыгы-зыгы килүләре берәүне дә гаҗәпләндерми иде ул вакытта. Гомәр абый! Сезнең түгәрәккә йөргән укучыларыгыз, сәхнә юлын сайламасалар да, барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Безне сәнгатьне яратырга, иҗади яктан үсәргә, сабыр, үзегез кебек төгәл булырга өйрәтүегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Артист булмасам да (укытучыны, бәлки, артист дияргә дә ярыйдыр, аның да үз тамашачылары - укучылары һәм әти-әниләре - бар бит), Сезнең дәресләрегез тормышымда гел маяк булды. Үзегез кебек якты, ихлас.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: