Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурлыгым син, укучым

Укытучы һөнәрен сайлавыма да 20 елдан артып киткән. Ике дистә еллык хезмәт юлымда төрле укучылар очрады. Укуга, мәктәп тормышына карата мөнәсәбәтләре белән бер-берсеннән шактый аерылып торганнары да күп. Ә күңелдә иң-иңнәре уелып кала икән. Шундый укучыларымның берсе - Закирова Ландыш Шамил кызы турында бу язмам. Кышлау авылында туып үскән бу...

Укытучы һөнәрен сайлавыма да 20 елдан артып киткән. Ике дистә еллык хезмәт юлымда төрле укучылар очрады. Укуга, мәктәп тормышына карата мөнәсәбәтләре белән бер-берсеннән шактый аерылып торганнары да күп. Ә күңелдә иң-иңнәре уелып кала икән. Шундый укучыларымның берсе - Закирова Ландыш Шамил кызы турында бу язмам.

Кышлау авылында туып үскән бу кызны беренче укытучысы да мактап туя алмый. Урта мәктәптә укыганда исә Ландыш тагын да зур уңышларга иреште. Ел саен фән олимпиадаларында җиңү яулады, берничә ел рәттән республика олимпиадаларында да катнашты. Анда да сынатмады Ландыш. Сыйныфтан тыш тәрбия чараларында да ул үзен иң актив укучы буларак танытты. Укуга, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә шулкадәр җитди карый иде ул. Сыйныфташлары арасында да дәрәҗәсе зур. Класста аның сүзеннән чыгучы булмады. Сыйныф бүлмәсендә Ландыш булса, укытучы бар дип белерсең, ул яшьтәшләрен бердәм коллективка туплап тота иде. Ни хикмәттер, сыйныфтагы иң усал малайлар да Ландышның бер күз карашыннан юашланып калалар иде. Бер вакытта да дәрескә соңга калмады, мәктәп формасын модалы киемнәргә алыштырмады ул. Шул вакытта ук укытучы чалымнары тоемланган бу кыз киләчәктә язмышын мәктәп белән бәйләмәс дип берәү дә шикләнмәгәндер.

2008 елда Яңа Шашы урта мәктәбен тәмамлап, Казан (Идел буе) Федераль университетының математика һәм механика факультетына укырга керде Ландыш. Университетта укыганда да студентлар арасында абруй казана ул. Белемле кешене кайда да хөрмәт итәләр шул. Озакламый почта аша мәктәпкә университеттан Рәхмәт хаты килеп төште. "Сезнең укучыгыз Закирова Ландыш җир йөзендә булган профессияләрдән иң катлаулы, иң авыр, иң изге, иң гүзәл һөнәрне сайлады. Гомере буена бары тик изге гамәлләр генә кылучы, белемгә, киңәш-табышка сусаган күңелләрне үзенә туплаган гүзәл сыйфатлар белән тулыландыручы, аларга шәфкатьле йөрәк, чиста күңел бүләк итүче, изге җанлы, ачык йөзле, тыныч холыклы, көчле рухлы шәхес тәрбияләүче булырга әзерләнә ул безнең университетта. Сезгә, хөрмәтле укытучылар, үзегезнең яшәү рәвешегез белән маяк булып торучы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җавап бирүче буларак, олы рәхмәтемне җиткерәм, исәнлек-иминлек телим", - дип язылган иде педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ә.Н.Хуҗиәхмәтов имзалаган әлеге хатта. Укытучы өчен укучысы турында күңелле хәбәр ишетүдән дә зуррак куаныч бар микән?!

Хәзерге вакытта Ландыш мәркәзебезнең Яңа Савин районындагы 165 нче мәктәптә математика укытучысы булып эшли. Бер үк вакытта сыйныф җитәкчесе дә әле ул. Минем укучым - минем һөнәрдәшем хәзер. Хәзер мин дә аңа олылыклап "Ландыш Шамиловна" диеп эндәшәм. 2013 елда "Безнең яңа укытучыбыз" грантына ия булды Ландыш Шамиловна. Укудагы кебек хезмәттә дә гел алдынгы урыннарда, гел беренче ул. "Мәгърифәт" газетасында басылып чыккан язмасында ул үзенең бу авыр һөнәрне сайлавына һич тә үкенмәвен белдергән иде. Аның укытучы булуына мин дә сөендем. Мөгаллимнәр сафында очраклы кешеләр була алмый. Киләчәк буынны тәрбияләүчеләр Ландыш Шамиловна кебек һәрьяктан үрнәк шәхесләр булырга тиешләр дә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев