Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гошерне – “Мөхәммәдия”гә

Быел сентябрьнең өченче шимбәсе Гошер көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне мәчет имамнары өйдән- өйгә йөреп, халыктан гошер сәдакасы итеп бәрәңге, яшелчә җыеп йөрделәр. Гошер сәдакасы мохтажларга, шәкертләргә бирелергә тиеш. Быел безнең Күшәр мәчетендә үзенең ярдәмчеләре белән халыктан үзләре теләп биргән сәдаканы җыеп алып кайтты.Бу эшкә куркып кына тотынган идек,...

Быел сентябрьнең өченче шимбәсе Гошер көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне мәчет имамнары өйдән- өйгә йөреп, халыктан гошер сәдакасы итеп бәрәңге, яшелчә җыеп йөрделәр. Гошер сәдакасы мохтажларга, шәкертләргә бирелергә тиеш. Быел безнең Күшәр мәчетендә үзенең ярдәмчеләре белән халыктан үзләре теләп биргән сәдаканы җыеп алып кайтты.Бу эшкә куркып кына тотынган идек, юкка курыкканбыз икән, халык безнең бу эшебезне хуплап каршы алды. Бик күп итеп бәрәңге, башка төр яшелчәләр һәм бик күп күләмдә акча да җыйналды.Без аны чәчми - түкми Казанга, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә илтеп кайттык. Бу чарадан берәү дә читтә калмады. Авылым халкына бик зур рәхмәт. Барыгызга да Ходай сәламәтлек бирсен. Бердәм булыйк, бергә яшик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев