Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Гостехнадзор" инспекторы: "Әтнәдә кимчелекләр булса да, әзерлек начар түгел”

"Күңгәр" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм техник күзәтү (техосмотр) таләпләренең үтәлеше тикшерелде. - Вак-төяк кимчелекләр булса да, район хуҗалыкларының күпчелегендә язгы эшләргә әзерлек начар түгел, - дип саный "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров. Моны хуҗалык тракторчысы мисалында тикшерделәр. Тракторчы утсүндергечне, авария билгеләрен һәм "Аптечка"ны җиргә тезеп куйган. Инспектор әнә...

"Күңгәр" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм техник күзәтү (техосмотр) таләпләренең үтәлеше тикшерелде.

- Вак-төяк кимчелекләр булса да, район хуҗалыкларының күпчелегендә язгы эшләргә әзерлек начар түгел, - дип саный "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров.

Моны хуҗалык тракторчысы мисалында тикшерделәр. Тракторчы утсүндергечне, авария билгеләрен һәм "Аптечка"ны җиргә тезеп куйган. Инспектор әнә шулар нигезендә сөйләде. Ул гына да түгел, болар булмаса, җавап тотарга кирәклеген дә искәртте. Анысы белән ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев таныштырды.

- Механизатор, хуҗалыкның техника куркынычсызлыгы өлкәсендәге белгече һәм хуҗалык җитәкчесе һәрдаим истә тотарга тиешле таләпләр аз түгел, - диде ул.

Әйтик, югарыда телгә алганнар булмаса, 500-1000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Техниканың утлары булу да бик мөһим. Срогы чыккан "права"лар булырга тиеш түгел - кичекмәстән алыштырырга кирәк. Зур габаритлы йөкне ташу яки күчерү проблемасы да җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Ә транспортны бер урыннан икенче урынга күчерү һәрдаим күз уңында булырга тиеш. Сер түгел, шундый очрак белән бәйле юл-транспорт фаҗигасе бездә дә теркәлде. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторының:

- Андый очракта безгә мөрәҗәгать итегез, булышырбыз, - диюен җитди кабул итәргә кирәк.

Рафил Сабиров тракторларны стартер белән генә кабызырга, "К-700" кебек зур тракторларның каркаслары булырга тиешлеген дә билгеләде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Галиуллин да инженерларны тагылма кораллар янына алып килеп, булырга мөмкин кимчелекләрне күрсәтте, тиз арада төзәтергә чакырды. Ә механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан килгән хат белән таныштырды. Быел техника куркынычсызлыгын төгәл үтәмәү аркасында 5 янгын чыккан, 370 мең сумлык зыян килгән. Күбесе электр чыбыкларының начар хәлдә булуы яки кыска ялганыш белән бәйле. Фермадагы янгын очраклары арасында тәмәке уты белән бәйлесе дә бар. Җаваплы белгечләр бу өлкәдә дә тәртип булдырырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев