Әтнә таңы

“Гот”лар, “панк”лар бездә юк

Экстремизм, терроризм кебек төшенчәләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Безнең җирлектә әлегә бу яктан тыныч булса да, яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтү максатыннан район полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле профилактик чаралар үткәрелә. Кемнәр соң алар экстремистлар? Экстре­мист сүзе кискен карашлар һәм чаралар тарафдары дип тәрҗемә ителә. Мондыйларга төрле тәртипсезлекләргә чакыру,...

Экстремизм, терроризм кебек төшенчәләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Безнең җирлектә әлегә бу яктан тыныч булса да, яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтү максатыннан район полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле профилактик чаралар үткәрелә.

Кемнәр соң алар экстремистлар? Экстре­мист сүзе кискен карашлар һәм чаралар тарафдары дип тәрҗемә ителә. Мондыйларга төрле тәртипсезлекләргә чакыру, террористик актлар оештыру кебек чаралар керә.

Узган ел республикабызны шаулат­кан экстремизм күренешләре мондый хәлнең бездән кайдадыр еракта гына түгел үзебездә дә булу куркынычы турында кисәтте. Әлеге җәмгыятькә зур зыян салырдай оешмаларның җитәкчеләре кайдандыр читтән торып күрсәтмә бирсә дә, башкаручылары Татарстанныкы булуы аяныч. Күбесе яшьтән кереп киткән. Яшь агачны бө­гүе ансат. Яшьләрнең буш вакыты күп, нишләргә белмәгәннән шуңа охшаш оешмаларга тартылалар да. Кызыксындыра беләләр күрәсең. Тик ясалган хатаны төзәткәнче аны булдырмый калу җиңелрәк.

Районыбызда укучылар, ата-аналар катнашында әлеге проблеманы яктырт­кан темаларга багышланган җыелышлар уку елы барышында һәр мәктәптә булып узды. Әтнә полиция бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов һәм аның урынбасары Илшат Баязитов белән дә шул турыда сөйләшәбез.

И.Б. - Экстремизм дигәндә күз алдыбызга төрле дин белән бәйле, террористик актлар өчен җавап биргән кешеләр төркеме килеп баса. Бу алай түгел. Экстремизм дини оешмалар белән генә бәйләнмәгән. Ишетеп, күреп белүебезчә, бездә төрле формаль булмаган оешмалар яшәп килә. Мондыйларга "гот"лар, "панк"лар, "хиппи"лар һәм шуңа охшаш төркемнәр керә. Яшьләр телен­дә алар барысына уртак "нифер" исеме белән йөртеләләр. Футбол, хоккей команда­ларының фанатлары да шулай ук экстремистик рухтагы эшчәнлек алып барырга мөмкин. Антифашистик оешмалар һәм аларның капма-каршысы булган скинхедлар турында да еш ишетәбез.

Реклама

- Белүебезчә, бездә әлеге мондый кү­ренешләрнең күзәтелгәне юк. Һәрхәл­дә, карадан киенгән, бизәнгән "гот"лар­ны яки яки бөтен җиренә тәре билгесе ясалган "скинхед"ларны Әтнә урамын­да очраткан юк. Моны күз алдына ките­рүе дә авыр.

Ф.С. - Әйе, күрергә язмасын да. Бездә мәсәлән, хоккей яратучы район егетләреннән җыелган хоккей коман­дасы бар. Алар бергә җыелып шөгыльләнәләр, күрше-тирә районнарга үзләре кебекләр белән иптәшләрчә очрашуларга чыгып керәләр. Бу егетләр хоккей фанатлары. Аларны берничек тә экстремистик оешмага кертеп булмый, чөнки бурычлары башка.

- Мондый юнәлештә эшчәнлек алып барыла, дисез. Аеруча ничә яшьтән экстремистик оешмалар кармагына эләгә? Һәм нилектән?

И.Б. - Экстремистик хәрәкәт активлыгы яшүсмерләрдә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге вакыт аралыгына туры килә. Нәкь менә шушы яшьтә алар үз төркемнәрен булдыруга омтылалар, шул ук вакытта психикалары тотрыксыз була. Аларга әле гаилә, социаль җәмгыять, перспектив эш табу кебек проблемалар кагылмый.

Ф.С. - Шуңа да без төп басымны мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына ясарга тырышабыз. Мондый оешмаларның җәмгыятебезгә ни дәрәҗәдә зыян салуы турында аңлатабыз. Җәйге чорда исә бу эш авылларда участок полиция хезмәткәрләренең төп эше. Алар яшьләр арасында очрашулар үткәрәләр, аларның төркемнәргә туплануына юл куймау өстендә эшлиләр. Без һәрвакыт уяу булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: