Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гражданнарны кабул итү атналыгыт

2020 елның 2-5 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7 йорт) Бөтенроссия гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында торак – коммуналь хуҗалыкның иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

  3 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә шәһәр тирәлеген үстерү турында региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең Инстаграм – аккаунтында Александр Тыгин, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе, «шәһәр мохите»проектының төбәк координаторы Instagram да сөйләячәк. Спикер ишегалларын һәм территорияләрне төзекләндерү, шәһәр тирәлегенең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрне сәгатьләп кабул итәчәк.
   Бу көнне 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Ирек Зиннуров, шулай ук Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов дистанцион рәвештә гражданнарны кабул итәчәк.
 Кабул итүгә алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат 8(843)238-10-00 телефоны буенча.
 Гражданнарны тематик кабул итү Skype (Priemnayaer116), WhatsApp (8-987-205-00-63), шулай ук кайнар линия телефоны (8-800-21-16-00 («Минем депутат»порталы) аша алып барылачак.

Контактное лицо: Анастасия Колотырина, 89274466153

"Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисе Д. А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев