Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гәрәбә муенсага Әтнәнең Гөлүсәсе ия булган

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ премиясе лауреаты шагыйрә Сания Әхмәтҗанова игълан иткән «Гәрәбә» шигъри бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм. Хәзерге вакытта тормышыбызны Интернеттан башка күз алдына китерүе дә кыен. Сайтларда, социаль челтәрләрдә нинди генә төркемнәр юк, махсус кушымталарда да активлык күзәтелә. Арасында төрлесе бар: файдалылары да, тискәре йогынты ясый торганнары да очрый....

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ премиясе лауреаты шагыйрә Сания Әхмәтҗанова игълан иткән «Гәрәбә» шигъри бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм.

Хәзерге вакытта тормышыбызны Интернеттан башка күз алдына китерүе дә кыен. Сайтларда, социаль челтәрләрдә нинди генә төркемнәр юк, махсус кушымталарда да активлык күзәтелә. Арасында төрлесе бар: файдалылары да, тискәре йогынты ясый торганнары да очрый. Шуңа күрә андагы мәгълүмат ташкыныннан яхшыларын сайлап ала белү мөһим. Мисал итеп Whats App кушымтасында булдырылган бер иҗади төркем турында сөйлисем килә. «Ызандашлар» дип атала ул. Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев оештырган әлеге төркемнең максаты - Казан арты төбәгендәге (Арча, Теләче, Саба, Балтач, Әтнә, Кукмара районнары) башлап язучыларны иҗат белән кызыксындыру, каләмнәрен камилләштерүдә ярдәм итү. Яшьләр белән беррәттән төркемдә танылган әдипләр дә теркәлгән. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ премиясе лауреаты шагыйрә Сания Әхмәтҗанова. Сания ханым анда яшьләр белән аралаша, аларга киңәшләрен бирә, мастер-класслар үткәрә. Күптән түгел биредә «Гәрәбә» дип исемләнгән шигъри бәйге уздырган. Гәрәбә!.. «Идел»челәргә дә бик якын ул. Әле кайчан гына редакциядә кызлар белән гәрәбәләр турында сөйләшеп утырган идек. «Остазым Марсель Галиев шагыйрьлегемне гәрәбә турында шигырь яздырып сынаган иде. Дүртенче вариантны гына камил әсәр дип таныды ул. Соңрак «Гәрәбә» исемле китабым дөнья күрде, аңа кереш сүзне Марсель Галиев язды. Матур традицияне дәвам итеп, мин дә яшьләргә гәрәбә турында шигырь яздырдым», - дип сөйләде Сания Әхмәтҗанова.

Яңа бәйгедә быел бары алты кеше генә катнашкан. Шулай да ул бөтен кагыйдәләргә туры китереп үткәрелгән. Гран-прига әдәби даирәдә инде шактый танылырга өлгергән Гөлүсә Батталова ия булган. Сания Әхмәтҗанова аңа, гәрәбәдән эшләнгән бүләк алу өчен, сертификат тапшырган. Гөлүсә конкурска тәкъдим иткән шигырен киләсе елда чыгачак китабына кертергә җыена. Шигъри бәйгедә катнашкан һәр конкурсант аерым номинация буенча билгеләнгән. Сания Әхмәтҗанова номинацияләрдә җиңүчеләргә «Гәрәбә» исемле шигырьләр китабын, үзенең шигырьләренә иҗат ителгән 50 җырдан торган диск бүләк итте һәм киләсе яртыеллыкка «Идел» журналына яздырды. Мондый иҗади бәйгеләр үткәрү алга таба да дәвам итәр, дип ышандырды шагыйрә.

«Гәрәбә» бәйгесенең нәтиҗәләре:

Гөлүсә Батталова (1982 елгы, Әтнә районының Шашы авылыннан. Күәмдә яши) - Гран при иясе. Шагыйрә Сания Әхмәтҗановадан истәлекле бүләк. Шигырь гражданлык хисләре белән сугарылган, чын әдәби әсәр.

Гүзәлә (Гүзәл Закирова) (1997 елгы, Балтач районының Куныр авылыннан. Казанда КФУ/ИФМКда татаристика һәм тюркология мәктәбендә 2 курста укый) - «Иң образлы гәрәбә» номинациясендә җиңүче, үз шигырендә гәрәбәне образлы итеп, тормыш-чынбарлык белән бәйләп тасвирлый алды.

Гөлбаниз Сәгыйдуллина (1979 елгы, Теләче районының Олы Нырсы авылыннан. Казанда яши) - «Тылсымлы гәрәбә» номинациясендә җиңүче. Ул гәрәбәнең догалы ымын, дәвалау көчен, сихри куәтен чагылдыра белде.

Айгөл Имамиева (1986 елгы, Саба районының Күкчә авылыннан. Теләчедә яши) - «Мәхәббәтле гәрәбә» номинациясендә җиңүче. Айгөл гәрәбәне мәхәббәт муенсасы итте, сөйгәненең учында аны кайнар хисләр илчесе итеп күрде.

Раилә Нигъмәтҗанова (1995 елгы, Арча районының Утар-Аты авылыннан. Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында яши) - «Ядкарь гәрәбә» номинациясендә җиңүче. Раилә, татар гаиләләренә хас традицяне чагылдырып, гәрәбәне буыннарны тоташтыра торган муенса итеп күрсәтүгә иреште.

Гөлүсә Батталовага җиңү китергән шигырь:

fG5yoEBxLm0

Хакыйкатьне сөйлә, гәрәбә…

Учларымнан гүя уйларыма

Тәгәрәште сары гәрәбәләр.

Муенсамы? Түгел. Мәрҗәннәрем -

Чал тарихка серле тәрәзәләр.

Вакыт могҗизасын колачларга

Җитәр микән акыл куәте?

Һәр бөртектә - мәңгелекнең коды,

Һәрберсендә - дөнья сурәте.

Ташка әверелгән агач суты -

Миллион еллык ылыс чәере.

Гәрәбәләр аша галәм күргән

Мин генәме заман сәере?

Күзләр томаланган ялган белән -

Үз тарихы һәрбер дәвернең.

Гәрәбәдән хакыйкатьне эзләп

Бәргәләнгән чагы бәгырьнең.

Кыйтгаларны гизгән хуннар эзе -

Майялардан калган хәрабә.

Синең хәтер - тарихлардан өстен -

Чын дөресен сөйлә, гәрәбә!

«Диңгезләрнең күз яше»ме синдә -

Безнең җан да яшькә манчылган!

Гәрәбәләр учта тәгәрәшә -

Фал китабы гүя ачылган.

«Кояш хәзинәсе» - ташларымда -

Җир-ананың садә рәвеше.

Муенсамы? Түгел. Гәрәбәләр -

Мәңгелекнең тугры дәрвише.

http://idel-tat.ru/gerebe-muensa-iyale-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев