Әтнә таңы

ГРИПП! БЫЕЛГЫСЫ КУРКЫНЫЧМЫ?

"Куркыныч һәм саклану кирәк", - диделәр табиблар больницада узган киңәшмәдә.

Реклама

Күчми калган укучы "Был­тыргы А ич бу!" дигән мәзәктәгечә, гриппның нинди авырту икәнен аңлатасы юк, беләбез. Тик менә соңгы елларда анысы да төрләнде, кошныкы, дуңгызныкы... һәм алар куркынычка әй­­ләнеп катлауланды. "Бе­­ренче көн югары темпе­ратура, икенче көнне үпкәгә төшә, өченче көнне кеше үлә..." - соңгы елларда бу чир әнә шундый, хәтта табиблар аптырашта, шуңа күрә әле­ге чир белән көрәшү көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Монысы да яңалык түгел, ике көннең берсендә өйләребезгә килеп, хәлебезне сорашып йөргән шәфкать ту­ташларын күреп торабыз. Берсе дә кызык өчен түгел, ә безнең сә­ламәтлегебезне саклау максатыннан эшләнә. Ел башыннан, әле аның башланганына 18 көн генә, грипп һәм сулыш юллары авыртулары белән авырып ятучы 261 кеше теркәлгән, шуның 126сы - балалар, район үзәгендә авыручылар саны 48дән арткан һәм бу үсеш­тә. Дистәгә якын ке­ше хастаханәдә ята. "Әле­гә районда хәл уртача, тик бүгенге белән генә түгел, һәр очракка да әзер булып тору кирәк", - ди баш табиб Азат Харис улы Гарипов. Киңәшмәдә дә шул хакта сөйләш­те­ләр.Ал­дагы көнне кайгыртып, хас­таханәнең мөмкинлеген барладылар. Авыр хәл­дәге балаларны стационарда дәвалау өчен боксларга салу кирәклеген дә искәрттеләр. Чөнки быелгы гриппка балалар тиз бирешә. Быелгысы да дуңгызныкы икән, үлүчеләр дә бар, дип сөйләп тора мәгълүмат чыганаклары. Ә бездә грипп­ның кайсысы? Табиблар монысын тиз көннәрдә ачыклаячаклар. "Ә болай симптомнарга караганда без­дә катнаш грипп булырга тиеш. Дуңгыз гриппы иң элек сулыш юлларын зарарлап, "одышка" бирә. Ә бу бронхиаль аст­ма белән авыручылар, йөкле хатыннар өчен куркыныч", дип аңлата баш табиб урынбасары Илнур Латыйпов. Грипп белән ОРВИны ничек аерырга? "Грипп кешене бер тәүлек эчендә аяктан ега, беренче көнне үк тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, кеше хәлсезләнә. Ә ОРВИ булса, борын тыгыла, тамак авырта, йөткертә. Температура берничә көннән соң күтәрелә", - ди Илнур Гомәр улы. Авырган очракта, берен­че көннән урынга яту зарур, аерым бүлмә булса әйбәт. Температура белән эшкә чыгучыларны да кайтарып җибәрегез, бу чирне таратмас өчен кирәк. Югары температура белән больницага барасы түгел, "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә, я авыл фельдшерына шалтыратып чир­ләвегезне әйтәсез. Алар сезне карап, авыруыгыз хакында дәвалаучы табибларга әй­тәчәкләр, хәлегез авыр булса, табиб өегезгә бара. Температура төшкәннән соң гына, ә ул "осложнение" бирмәсә 2-3 көннән төшә, поликлиникага барасыз. Ничек дәваланырга? "Һәркемнең өендә тем­пература төшерү өчен парацетамол таблеткалары, ортофен, диклофенак уколлары булса яхшы. Температураны 38-39дан артса, төшерергә кирәк. Лимонлы, карлыган вареньесы салынган чәйне күпләп эчү дә сезнең файдага. Тамифлю (1 таблетка көн­гә ике мәртәбә), арбидол (1 таблетка өч мәртә­бә), ремантадин, анаферон, кагоцель (до­заларын карарга он­ыт­магыз) ке­бек вируска каршы көрәшә торган даруларны башланган көннәрдә эчү дә әйбәт нәтиҗә бирә. Антибиотик кулланырга кирәкми, аның грипп вирусына йогынтысы юк, 3 көннән температура төшмичә хәл авырайса, борыннан кан китеп, колаклар ялкынсына башласа... антибиотик шуннан соң гына кулланыла. Ә саклану өчен атнага ике мәртәбә арбидол эчәргә мөмкин. Сарымсак, суган турында да онытмаска кирәк", - дип киңәш бирә табиблар. Грипп вирусының йөткергәндә, төчкергәндә авыру кешедән һава юлы аша күчүен истә тотып, борын тишекләренә оксолин мае сөртеп йөрсәгез дә комачауламас. Балаларга аеруча игътибар итегез, алар сүлпәнләнеп, ятып тору ягын карасалар, температурасын үлчәгез, ә ул 40ка кадәр күтәрелә, болар грипп башлануның билгеләре. Соңрак томау төшү, коры ютәл, баш авыртуы, туңу-калтырау өстәлер. Балалар табибына мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигән. Чарасын алдан күрик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: