Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә грипп әлегә юк

Соңгы атнада салкын тиеп авыручылар күбәйгәнен ишетәсездер, "Гыйнварда килә дип әйткәннәр иде гриппне, килеп җитте", дип сөйләшүчеләр дә бар. "Тик әле грипп дип диагноз куелганы юк, бер авыруның анализларын грипп тугелме икәнен белү өчен Казанга җибәрдек. 1-9 гыйнварга кадәрге аралыкта 13 кеше ОРВИ белән авырды. Авыртуның таралу куркынычын истә тотып,...

Соңгы атнада салкын тиеп авыручылар күбәйгәнен ишетәсездер, "Гыйнварда килә дип әйткәннәр иде гриппне, килеп җитте", дип сөйләшүчеләр дә бар.

"Тик әле грипп дип диагноз куелганы юк, бер авыруның анализларын грипп тугелме икәнен белү өчен Казанга җибәрдек. 1-9 гыйнварга кадәрге аралыкта 13 кеше ОРВИ белән авырды. Авыртуның таралу куркынычын истә тотып, техникумда, районыбыз мәктәпләрендә, ясле- балалар бакчаларында шәфкать туташлары иртәнге фильтр үткәрәләр. Укучыларның, балаларның сәламәтлеген тикшерәләр. Мониторинг алып бару дәвам иттерелә..." - дип хәбәр итә район үзәк больницасыннан Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Кеше күп җыйнала торган урыннарга бик кирәк булмаса бармаска тырышыгыз, дип тә кисәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев