Гөрләтә РТСлылар
Сөбханалла! Әллә ни зур булмаган авылда мәдәният учагын сүндермичә, киресенчә, гөрләтәсез РТСлылар! Афәрин!
Бөтен дөньясы матди байлык дип, акча артыннан куган заманда адәм баласы күңеле өчен иң мөһиме булган рухи азык белән тәэмин итүегез өчен олы рәхмәтләремне житкерәм. Сезнең әлеге эшләрегез һәрбер авыл өчен үрнәк! Сер түгел, мәдәнияткә игътибар кимеде, авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәлә аеруча да кискен тора. Зур-зур авылларда әлеге тармакта хезмәт итүчеләр моны иң беренче чиратта, дәуләт тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә акча булмау, кешеләр җитми дип акланалар. Әмма да ләкин кечкенә генә Яңа Әтнә авылында мәдәният йортының ел әйләнәсе гөрләп торуы - әлеге аклануларның күп очракта нигезсез булуын дәлилли. Әгәр дә сәнгатькә мәхәббәт көчле икән, төрле матди яктан булган авырлыклар гына мәдәният учаклары сүнүгә сәбәп була алмый, минемчә. Моңа мин Яна Әтнә мәдәният йорты җитәкчесе Сәлимә ханым һәм мәдәният йорты өчен бөтен җаны-тәне белән бирелгән Алсу ханым белән танышкач, тагын бер кат инандым. Аларның ачык йөзле, үз эшләрен шул дәрәҗәдә яратып, намус белән башкаруларын куреп шаккатым! Башкалар кебек эшләгән эшләре белән артык мактанмаганга күрә, чит авылларда яшәүчеләр РТСлыларның ни дәрәҗәдә зур эш башкаруларын күбесенчә белмиләр дә. Хәер, алар эшләре белән мактану өчен түгел, ә күңел таләбе буенча хезмәт итәләр. Соңгы арада бер-бер артлы чират торып,концерт куйган эстрадабызның якты йолдызлары да шундый фикердә тора. Афәрин, Яңа Әтнә мәдәният йорты һәм аның хезмәткәрләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев