Әтнә таңы

ГУБЕРНАТОР ӘТНӘДӘ

1877 елда Казан губернасында табигать шартларының гаять уңайсыз килүе аркасында игеннәрдән уңыш бик аз җыеп алына. Апрель аенда инде җирләр кибеп җитте дигәндә, яңадан көннәр салкынайтып, кар ява. Бу табигать казасы уҗым ашлыгына зур зыян китерә. Май аеннан алып август уртасына кадәр корылык була, яңгыр яумый. Ә августта башланган яңгырлар...

1877 елда Казан губернасында табигать шартларының гаять уңайсыз килүе аркасында игеннәрдән уңыш бик аз җыеп алына. Апрель аенда инде җирләр кибеп җитте дигәндә, яңадан көннәр салкынайтып, кар ява. Бу табигать казасы уҗым ашлыгына зур зыян китерә. Май аеннан алып август уртасына кадәр корылык була, яңгыр яумый. Ә августта башланган яңгырлар сентябрь ахырына кадәр дәвам итә, сабан игеннәрен җыеп алырга ирек бирми, алар тамырда килеш чериләр. Шуның өстенә боз сугып, 9463 дисәтинә (бер дисәтинә 1, 09 гектарга тигез) уҗым һәм 16405 дисәтинә сабан ашлыгы юкка чыга.

Бу турыда Казан губернаиоры Н.Я.Скарятин генерал-адъютант князь С.П.Голицынга менә нәрсәләр яза: "Иген уңмаудан, урындагы халыклардан, бигрәк тә татар халкы интекте, чөнки татарлар авыл хуҗалыгы белән чынлап шөгыльләнмиләр, күпчелеге җирләрен арендага бирәләр, яки игенне тамырда ук саталар, ә акчаларын чәй, самовар, ястык-түшәк, сатин күлмәк, хатыннары өчен йөзек-беләзек сатып алуга эчүгә тотып бетерәләр. Әмма татарлар, эшкә яллансалар, һәрвакыт дип әйтерлек хезмәтне сөюче, бик яхшы эшче, ләкин эшләп тапкан акчаларын югарыда әйткәнчә, тоталар һәм әгәр дә иген уңмаса, үзләрен туйдырырлар дип көтәләр". ("О менрах к обеспечению в продовольствии жителей Казанской губернии по случаю неурожая в 1877 г.")

Беренчедән, губернатор сүзләренә ышансаң, татарлар эчүчелек белән мавыгалар булып чыга. Әмма һәр кешегә билгеле, ислам дине буенча эчүчелек катгый тыела. Икенчедән, Скарятин әфәнде татарларны эш сөюче халык дип мактый һәм үзенә-үзе каршы килеп, читтән биргәнне көтеп утыралар дип яла яга.

Уңыш 1878 нче елда да әйбәт булмый. Шуның өстенә Казвн өязендә татарлар арасында, мөселманнарны чукындыралар дигән сүзләр ишетелә башлый. Аңа кадәр патша хөкүмәте авылларда янгын сарайлары, каланчалар төзү турында указ чыгарган була. Менә шундый хәбәр тарала: "Каланчалар төзеп, аңа кыңгыраулар асып, шул кыңгырау астында алты яшьлек баладан алып бөтен кешене чукындырачаклар икән. Сугыштан кайткан (рус-төрек сугышы) солдатлар да: "Төрекне җиңгәч, барлык мөселманнарны чукындырачаклар", - дип сөйлиләр. Игеннең уңмавы, чукындыру турындагы хәбәрләр, бигрәк тә, Казан өязенең Олы Мәңгәр, Мәмсә һәм Олы Әтнә волостендә яшәүче татарларны кузгатып җибәрә. 1878 елның 25 ноябрендә Олы Әтнәдә 1000гә якын кеше җыенга килә. Урындагы исправник чукындыруның дөрес түгеллеген аңлаткач, алар таралышалар. Ләкин

иртәгесен Олы Мәңгәрдә 800гә якын кеше җыела, исправникның үгетләвенә карамастан, таралышмыйлар, үзләренең арасыннан буйсынырга өндәгән крестьян Халитне һәм Яңа Мәңгәр мулласын кыйнап ташлыйлар. Алар исправниктан волость старшинасын һәм писарен тотып бирүне сорыйлар. Имеш, старшина белән писарь, алар урыс телен аңламаганлыктан, чукындырмау турындагы приговорны татарларга зыян китерми торган урыннарын гына укыганнар, ә зарарлысын төшереп калдырганнар. 28 ноябрьдә Олы Әтнәдә татарлардан бер төркем волость идарәсенә басып керәләр, андагы кәгазьләрне чуалтып ташлыйлар һәм авыл җыеннарында 1877 елда иген уңмаудан азык-төлек һәм орлык белән ярдәм итү турында язылган үтенеч кәгазьләрен эзли башлыйлар. Казан губернаторы тәртипсезлекләрне һәм башбаштаклыкны бетерү өчен солдатлар сорап, Казан хәрби округы җитәкчесенә мөрәҗәгать итә. Тегесе 500 солдат составында бер батальон җибәрә. Батальон 1878 елның 2 декабрендә иртәнге 5 тә Казаннан чыгып китә. Ә губернатор бер тәүлектән соң, ягъни 3 декабрьдә, шул ук сәгатьтә кузгала. Губернаторның эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Л.С.Маковка җибәргән аңлатмасыннан күренгәнчә, 3500 ир заты булган 13 авылны берләштергән Әтнә волосте халкы старшина һәм писарь приговорның уңыш булмаудан пособие алган кешеләрнең 1879 елда чукындырылачагы турындагы икенче өлешен укымадылар, диләр. Халык волость старшинасын урыныннан төшерә, аның муенына аскан калаен һәм мөһерне алып сандыкка бикләп куя.

Реклама

Казан губернаторы 3 декабрьдә башта Олы Мәңгәргә килеп төшә. Халык тарафыннан түрәләргә карата бернинди дошманлык фикерләре күзәтелми. Әмма тәртип саклаучылар, губернатор килгәнче чуалыш башында торучыларны кулга алалар. Шул көнне сәгать 3 ләрдә аның каршына Бәхтияр авылыннан Шакир Исхаков һәм Орнашбаштан Шәмсетдин Сәйфетдиновне бастыралар. Губернатор икесе янына килеп, ике кулы белән сакалларын тотып ала һәм башларын бер-берсенә бәрә-бәрә: "Менә сезгә Мөхәммәт, көчекләр, менә сезгә Мөхәммәт дине", - дип кычкыра. Волость идарәсеннән чыкканда каршыда торган стражник Медведскийдан аның чуалыш вакытында кешеләрне кыйнавы турында сорый. Тегесе Вәлит Халитовны күрсәтә. Скарятин стражникка үчен алырга куша һәм тегесе камчы белән Вәлитне кыйный башлый. Декабрь ае булганлыктан аның өстендә калын кием, губернатор моны күреп өс киемен салдырырга куша. Вәлитне яңадан егылганчы кыйныйлар. Шулай итеп, Олы Мәңгәрдә "тәртип" урнаштыргач, галиҗәнәб Мәмсә волостена юнәлә.

5 декабрьдә Олы Әтнәгә килә һәм волость идарәсенә керә. Бу вакытта идарәдә теге сандыкны саклаучы дүрт кеше: Хәсән Вәлиуллин, Гобәйдулла Әхмәдуллин, Хәлиулла Әхмәдуллин һәм Гыйззәтулла Миндубаев булалар. Губернатор аларны сүгеп, үз куллары белән кыйнап чыгара. Казан губернаторының 1878 нче елда өч волостька ясаган сәяхәте "эзсез" калмый, әлбәттә. Мәмсә волостеннан 10 кеше: 4 се каторгага, тагын дүртесе Себергә сөрелә, ә икесе арестантлар ротасына җибәрелә.

Казан губернаторы өстеннән Сенатка бик күп шикаятьләр җибәрелә һәм алар барысы да дөрес булалар. Скарятин 13 ел идарә иткәннән соң, "үз теләге" белән, 1880 елның 19 октябрендә отставкага китә. Аңа алдагы хезмәтләрен искә алып, губернатор окладына тиң итеп, өч мең сум күләмендә пенсия билгелиләр. Ул вакытта яхшы аргамакның бәясе тугыз мең сум торганын искә алсак, ул акчаның нәрсә бәрабәренә тиң икәнен исәпләп чыгару кыен түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: