Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Уразова Әтнә чүлмәген ваткан

Сабантуйларга артист халкын чакырту гадәти хәлгә әйләнеп калып бара. Быел да Әтнә якларына күпләп кайтты алар. Бу турыда газетага язган идек инде. Ә менә Бәрәскә сабантуена Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кайтты. Гүзәлнең әбисе Әтнә якларыннан икәнен күпләрегез белмидер дә әле. Бу турыда ул безнең якларга концерт белән килгәч сөйләгән...

Сабантуйларга артист халкын чакырту гадәти хәлгә әйләнеп калып бара. Быел да Әтнә якларына күпләп кайтты алар. Бу турыда газетага язган идек инде. Ә менә Бәрәскә сабантуена Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кайтты. Гүзәлнең әбисе Әтнә якларыннан икәнен күпләрегез белмидер дә әле. Бу турыда ул безнең якларга концерт белән килгәч сөйләгән иде. Ә менә сабантуена карата җырчының үз фикере. "Сабан туе бәйрәмен бик яратам, һәр җирдә җылы кабул итәләр. Бәрәскә авылында, мәсәлән, үзем дә ярышларда катнаштым. Мин чүлмәк ватып, көянтә-чиләк белән су ташып, ә Илдар капчык сугышында катнашып бүләкләр оттык. Бүләккә халат, балалар күлмәге, бер ир-ат күлмәге һәм Сабан туе яулыклары эләкте", - диде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев