Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Гүзәлем Әсәл”– бер дигән әсәр!

Фикер "Гүзәлем Әсәл"- бер дигән әсәр! Чыңгыз Айтматов романы буенча Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карарга эчке бер дулкынлану, курку, хәтта шомлану хисләре белән бардым. Беренчедән, моннан 45 ел элек куелган телевизион спектакльдә Камал театры корифейларының (Әсәл-Наилә Гәрәева, Ильяс - Ренат Таҗетдинов, Хәдичә -Шәһсәнәм...

Фикер

"Гүзәлем Әсәл"- бер дигән әсәр!

Чыңгыз Айтматов романы буенча Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карарга эчке бер дулкынлану, курку, хәтта шомлану хисләре белән бардым. Беренчедән, моннан 45 ел элек куелган телевизион спектакльдә Камал театры корифейларының (Әсәл-Наилә Гәрәева, Ильяс - Ренат Таҗетдинов, Хәдичә -Шәһсәнәм Әсфәндиярова, Байтимер - Шәүкәт Биктимеров, Җантай - Ирек Баһманов) һәр җөмләсе, һәр хәрәкәте диярлек күз алдында; алар югарылыгына күтәрелә алырлармы безнекеләр?"- дигән сорау бимазалады күңелне. Икенчедән, бәләкәй Саматны минем оныгым уйнарга тиеш.

Йөрәгемне учыма кысып, ни тере, ни үле дигәндәй, кереп утырдым тамаша залына. Секунд эчендә сәхнәдә барган вакыйгалар үзенә бөтереп алып кереп китте. Артистларыбыз белән бергә өзгәләндек, бергә бәргәләндек. Нәфрәтләндек тә, кызгандык та, сокландык та. Залда күз яшьләре аша көлү дә еш яңгырады. Берсенең генә дә башкару осталыгы җитеп бетми", - дигән уй юк, була да алмый. Тамашачылар арасында әледән-әле ишетелгән репликалар (Бу ирләр нәрсә булса, шешәгә тотына инде", "Гафу итмә, җаным, кичерә күрмә", "И-и, балакаем ла, күңеле сизә бугай әтисе икәнне һ.б.), еш, бик еш яңгыраган алкышлар бөтен бәяләмәләрдән дә артыграктыр.

Тик... тәфсилләбрәк сөйләргә тел кычыта бит. Җитмәсә, сәхнәдә - яңа йөзләр... Әминә Ситдыйкова автобазадагы җыештыручыны уйный. Сүзсез роль. Ләкин никадәр хисләр ургый аның хәрәкәтләрендә! Мимикасы, мыскыллы елмаюы, үтергеч күз карашы аша бөтен тәэсирләре: борчу-шатлыгы да, ризасызлыгы да, вакыйгаларга битараф түгеллеге дә - барысы да ачык чагыла. Әминәнең мөлаем йөзендә Ильмир Нургалиев (шофер) спектакльдә бер генә җөмлә әйтә, әмма ничек итеп әйтә бит: гаделсезлеккә чыккан көчле ачуы, ташып торган нәфрәте ап-ачык сизелә шушы кыска гына репликада!Һәр җөмләсе елмаю уята торган бер героиня ут уйната; сәхнәдә шаян телле, уйнаклап торган гәүдәле, оптимист холыклы Фатыйма ул - Алсу Мусавирова, үзенә егерме генә яшь булса да, ике бала анасын, башбирмәс шофер хатынны шулкадәр җете буяулар белән калку итеп күрсәтә белде. Бик матур образ тулырган бу кыз бала. Сәхнәдә Камал (Илфат Шәрифуллин) күренүгә авызлар үзеннән-үзе ерыла башлый. Аны күргәч, Айрат Хәмитовның "биюченең тырнагы да бии", - дигән сүзләре күңелгә килә. Илфат уйнамый, рәхәтләнеп, пыр туздырып яши. Бик яшь булса да, үтә дә сизгер аның героеның җаны, Байтимер агаеның фаҗигале язмышын үз йөрәге аша үткәрә белә ул, һәрдаим өлкән дустының хәленә керергә, аның күңелен күрергә тырыша. Киләчәге өметле Шәрифуллинның.

Югарыда телгә алынган балалар театрыбызга Алабуга культура -агарту училищесын тәмамлап килгәннәр икән. 18 декабрьдә узган премьерага аларның укытучылары Гөлнур, Тәҗрия, Эльмира апалары да ерак араларны якын итеп килгәннәр иде. Тыныч кына өйдә утырып кала алмаганнар, канат ярып очкан кошчыкларының дебютларын үз күзләре белән күрергә теләгәннәр остазлары. Изге теләкләрен җиткерергә, җитәкчелеккә рәхмәт әйтергә сәхнәгә дә менделәр алар спектакльдән соң. Ак юллар, шәп рольләр насыйп булсын бу егет-кызларга! Яшь артистларыбыз арасында Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап кайтканнары да бар икән. Г.Кариев исемендәге яшьләр театрның баш режиссеры Ренат Әюпов төркеменнән Айдар Вәлиев (туган авылы Арча районының Сарай-Чокырча егете булып чыкты әле ул), атаклы Илдар Хәйруллин төркеменнән Зөһрә Мөхәммәтшина ( ул да Арчадан икән) - төп рольләрдә. Уйнап та күрсәттеләр инде! Шәүкәт абый белән Шәһсәнәм апа кебек легендар шәхесләр яктылыгында югалып калмадылар, бәгырьләргә үтеп, җаннарны тетрәтеп башкарып чыктылар алар үз рольләрен.

Авыр язмышка дучар булса да, аракы диңгезенә төшеп батмаган, кешелеклелеген югалтмаган, киресенчә, үзенең йөрәк җылысын биреп, өшегән-туңган җаннарны җылыта алучы, юмарт, көчле рухлы, нык ихтыярлы кеше булып кала белгән Байтимергә Айдар Вәлиев безне ышандыра алды. Искиткеч! Кайнар хисләрен тыеп кала алмаучы ут-хатын, көчле характерлы, күпләрне буйсындыра алучы, тик кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп, көчләп яраттырып булмаганын аңлап, бәргәләнүче Хәдичәне Зөһрә Мөхәммәтшина шулкадәр тормышчан итеп бирә белде, аны кызганудан күзләр тагын яшьләнде. Булса да булыр икән талант кешедә!

Ильяс - калай әтәч, гадел, намуслы эш сөючән, тик гаиләсен, "кызыл яулыклы талчыбыктай гүзәлкәйгенә"сен саклап калырга көче җитмәгән бәхетсез җан. Инде оста актерга әйләнеп баручы Фаяз Хөсәенов героен нәкъ шундый итеп гәүдәләндерә дә. Күзләр генә тимәсен Фаязыбызга! Әсәлне Гүзәл Гафарова саф күңелле, тугры йөрәкле, ялган-хыянәтне күтәрә алмый торган, риясыз чын хатын-кыз баласының бәхете хакына мәхәббәтеннән ваз кичкән Ана итеп сурәтли. Эчендә кайнаган вулканны тышка чыгармыйча, әкрен генә сөйләгәндә дә зал тын да алмый тыңлады аны. Инде шактый танылып өлгергән кызыбызга уңышлар телик. Героинясыннан күпкә бәхетлерәк булсын.

Тышкы яктан кырыс күренгән әни. Тол калып, авырлык белән үстергән кызын юньле урынга урнаштыру теләге белән янган әни. Иренең васыятен җиренә җиткереп үтәргә тырышкан хатын Сылу Бәйрәмова ул. Афәрин, Сылу ханым!

Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллинның амплуасы төрле: аның исерекләре дә бер-берсенә охшамаган, начальниклары да, галимнәре дә. Автобаза директорын , усал булырга тырышса да, беренче чиратта, кул астындагы кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышучы, аларны туганнарыдай якын күрүче, изге күңелле башлыкны күзалларга ярдәм итте бу юлы яраткан артистыбыз. Марат -Марат инде ул!

Таһир Габидуллинның Хөрмәте зур абруй казанган, рационализатор, ачык йөзле кыю йөрәкле, зирәк һәм сизгер ир-ат. Гомер буе диярлек шофер булып эшләгән, берәүне дә юл кырыенда бастырып калдырмый торган газиз әтиемне күз алдына китереп бастыруыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Таһир әфәнде! Ялганчы, хәйләкәр, астыртын, көнче Җантайны башкарып Раил Сәләхиев үз героена карата нәфрәт тә уятты.

Кайсыдыр шагыйрьнең "Яго булып үрмәли ул Дездемона башына ", - дигән юлларын искә төшерде Җантай үзенең кыланышлары белән. Ләкин адәм баласының гел начар гына була алмавын, Хәдичәгә карата хисләренең чын икәнлеген дә исбатлап күрсәтте Раил-Җантай. Премьера көнне театр директоры Ленур Зәйнуллин мәдәният министрлыгының Мактау кәгазен "Сәхнәгә тугрылыгы өчен" диеп тапшырды. Зур бәя бу, соңгысы булмасын. Ленур дигәннән, аның тамашачыга карата ихтирамын, игътибарлылыгын әйтми кала алмыйм. Спектакль карарга килүчеләр арасында татарча начар белүчеләр барлыгын сизеп, Казан кунакларына тәрҗемә өчен колакчыннар китереп бирде ул. Әй сөенделәр инде. Театрда андый җайланмалар барлыгын белмәгән дә идем. Рәхмәт. Ихсан улым Исхаковның уенын да яратып кабул итте залдагылар, Аллага шөкер.

Театр белгече түгелмен. Алар күзлегеннән караганда , кимчелекләре дә бардыр әсәрнең. Бәлки. Айтматов фәлсәфәсен ачып бирү ягыннан караганда дим. Белмим. Тик бу спектакльне генераль репетицияне кертеп санаганда, дүртенче тапкыр караучылар да бар иде залда. Гади тамашачының төн йокысын качыра алган икән, кызып-кызып фикер алышучыларга, соклануларга, елый-елый аягурә басып алкышлауларга лаек булган икән - 2016 елгы куелыштагы "Гүзәлем Әсәл"дә күңелләргә тирән уелып, озак, бик озак онытылмас әле. Бирсен Ходай.

Гөлзада НӘҖИПОВА,

Күәм авылы.

"Әтнә таңы" хәбәрчесе.

4 гыйнварда театр бинасында була, карый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев