Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Гүзәлем Әсәл" тагын әсир итте

Бүген дүртенче тапкыр бу спектакльне Әтнә дәүләт драма театры артистлары куюында карыйм. Башта өйрәнгәннәрен, аннан генераль репетиция барышын карадым. Премьерасын карагач, зур итеп мәкалә яздым. Ә бүген рәхәтләнеп үзем өчен карарга менгән идем. Кат-кат карагач кызыгы да булмас кебек иде. Гаҗәп, дүртенче кат күз яшьләрен сөртеп утырдым. Һәр артистның уйнавына...

Бүген дүртенче тапкыр бу спектакльне Әтнә дәүләт драма театры артистлары куюында карыйм. Башта өйрәнгәннәрен, аннан генераль репетиция барышын карадым. Премьерасын карагач, зур итеп мәкалә яздым. Ә бүген рәхәтләнеп үзем өчен карарга менгән идем. Кат-кат карагач кызыгы да булмас кебек иде.

Гаҗәп, дүртенче кат күз яшьләрен сөртеп утырдым. Һәр артистның уйнавына сокландым: Фаяз Хөсәенов, Айдар Вәлиев, Гүзәл Гафарова, Зөһрә Мөхәммәтшиналарның елый-елый уйнаулары спектакльне тормышка, чынбарлыкка әйләндерде. "Безнең тормыш бит бу!" - дип нәтиҗә ясады тамашачы. Сылу, Таһир абый, Марат, яңа килгән артистлар тагын әсир иттеләр.

Әтнә халкына тагын бер кат сокланып, горурланып төштем. Затлы безнең тамашачы, спектакльне тәмләп карый белә, өстәвенә тәмамлангач, артистларны зурлый белә. Аягурә басып алкышлаганны күргәч, тын кысыла. Үзебез өчен күңел шатлана. Тормыш мәшәкате басып бетермәгән әле безне, күңелләр туңмаган: елый беләбез, елмая алабыз, зурлау да хәлдән килә.

Ә артистларыбыз аңа торырлык. Уйнаган саен остаралар, уйнаган саен шомаралар...- бу юлы да халык артистлар яныннан китә алмады. Ә мин режиссер Илдар абый Хәйруллинның әйткәннәрен күңелдә яңарттым: "Әйбәт спектакль шундый булырга тиеш...".

Күрә алмаучылар, билет ала алмаучылар да булгандыр, зал тулы иде. Чын булса, яңа ел каникулларында куелачак, дип ишеттем. Тагын карарга менсәм, миннән көләрләр инде... Менәрмен шикелле әле! Реклама өчен язмыйм, уйларым ихлас. Рәхмәт артистларга! Булдыралар!- безнекеләр шул.

Сүрия Мингатина

Бүгенге фотосурәтләр, сыйфаты өчен ачуланмагыз, кәрәзле телефонга гына төшердем. Ял итәргә мендем шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев