Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хак дин

Әтиебез кызу канлы иде. Аны ярты сүздән аңламасаң, һәр әмерен берсүзсез үтәмәсәң, эзли торган әйберсен табып кулына тоттырмасаң, эш харап иде. Шул кызулыгы, кирелеге гомерен дә кыскарткандыр инде аның (65 яшендә үлеп китте, урыны оҗмахта булсын). Ярый әле бу сыйфатлары безгә - балаларына йокмаган. Показать полностью.. Әти Аллаһы Тәгаләгә чын...


Әтиебез кызу канлы иде. Аны ярты сүздән аңламасаң, һәр әмерен берсүзсез үтәмәсәң, эзли торган әйберсен табып кулына тоттырмасаң, эш харап иде. Шул кызулыгы, кирелеге гомерен дә кыскарткандыр инде аның (65 яшендә үлеп китте, урыны оҗмахта булсын). Ярый әле бу сыйфатлары безгә - балаларына йокмаган.
Әти Аллаһы Тәгаләгә чын күңеленнән ышана иде. Шунлыктан: "Һәр бала үз ризыгы белән туа", - дип, ул әнигә Ходай биргән һәр баланы тудырттырган. Шулай итеп, без 8 бала үстек, тугызынчыбыз тугач та үлгән.
Бервакыт әниебез кинәт авырый башлады, урын өстенә егылды, аңын җуйды. Кара кайгыга төштек, бездән бигрәк әти борчылды. Абый белән энем әнине ничек итеп сырхауханәгә илтү турында сөйләштеләр. Әти, әни янына тезләнеп: "Сания, мине берүк ташлап китмә", - дип, күз яшьләре белән елады. Әни шул хәлдә күпме яткандыр, хәзер хәтерләмим, аңына килгәч: "Балалар, мин сырхауханәгә бармыйм, тиздән тереләчәкмен", - диде. Һушсыз яткан вакытта әни ниндидер хикмәтләр күргән, ләкин сөйләргә ярамый дип, безгә ул хәлләрне әйтмәде. Ул, чыннан да, озакламый терелде. Каенанасын, каенатасын карап-тәрбияләп соңгы юлга озатты. Кинәт урын өстенә егылып, безне сөендереп һәм шаккатырып, бер дәвасыз терелгән әниебез инде олыгайса да, Алланың биргәненә мең шөкер, бүгенге көндә дә сау-сәламәт, матур гына яшәп ята. Бик күп догалар белә. "Фатиха" сүрәсен гел укып йөри. Безгә дә Аллаһы Тәгаләгә инануны ул уятты. "Үзегезгә-үзегез ярдәм итегез, иң мөһиме - сорый белергә кирәк. Бер сорагыз, ике, өч... Чын күңелдән сорый белү шарт, шул чагында Аллаһ сезне ишетми калмас", - ди ул. Әни беркайчан да байлыкка кызыкмады. Аллага шөкер, булганының бәрәкәтен бирсен дип, безне дә байлыкка табынмаска өйрәтеп, сабырлык һәм зирәклек үрнәге булып, бәрәкәтле гомер кичерә.

Фирая МИНГАЛИЕВА ( фотода)
Мамадыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев