Әтнә таңы

“Халык гозерен тыңлау начар түгел” – “Әтнә таңы”

Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары үз эшчәнлеген дәвам итә. Чираттагысы - Күәм һәм Күлле Киме авыл җирлекләрендә булды. Сүрия МИНГАТИНА Әлеге проект партиянең сайлау алды кысаларында уздырыла. Махсус график буенча партия активистлары республикабызның шәһәр һәм авылларына чыгып, халыкның гозерен, аларны борчыган мәсьәләләрне...

Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары үз эшчәнлеген дәвам итә. Чираттагысы - Күәм һәм Күлле Киме авыл җирлекләрендә булды.

Сүрия МИНГАТИНА

Әлеге проект партиянең сайлау алды кысаларында уздырыла. Махсус график буенча партия активистлары республикабызның шәһәр һәм авылларына чыгып, халыкның гозерен, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлыйлар, тыңлап кына калмыйча махсус кәгазьләргә язып алалар. Теләгән һәркем Дәүләт Думасына депутатлыкка сайланасы кандидатка үзенең наказын җиткерә ала. Бу тамга өчен генә эшләнми. Татарстанлыларның бу наказлары нигезендә Дәүләт Думасына сайланган депутатлар үз эшләрен, үз юнәлешләрен билгеләячәкләр. Наказлар күп булса, ул федераль дәрәҗәдәге программага да әйләнергә мөмкин. Ә программаларның нинди икәнлекләрен яхшы беләбез хәзер, чөнки районыбызда да дәүләтнең утызлап шундый программасы эшли.

Баштагы мобиль кабул итүләрдә, ә алары 7 август, 25 август көннәрендә Олы Бәрәзә- Олы Мәңгәр, Кышлау-Яңа Шашы авылларында булган иде, халык үзен борчыган муниципаль дәрәҗәдә хәл итә алырлык сораулар бирсә, бу юлы наказлар саллы булды. Аларның күбесе мәгариф системасына, яшәешебезгә кагыла. "Балалар бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчкәндә төрле кыенлыклар кичерә, чөнки төрле дәреслекләр, төрле эш программалары нигезендә эшлибез. Шул эш программаларын барлык мәктәпкә дә бертөрле итеп (единый) эшләп булмасмы икән? Һәм әлеге эшне аерым белгеч башкарса иде. Мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүне дә системалы итеп эшләү кирәк, соратып алган очракта тиешлеләре кайтмый, бөтенләй үзгә авторныкын җибәрәләр. Нәтиҗәдә төрле мәктәп төрле дәреслек белән укый, стандарттан төшеп калган дәреслекләр дә күп. Авыл хуҗалыгы алга киткән төбәктә хезмәт дәресе булмау киләчәктә зыян китермәсме? Авыл җирлегенә кайткан яшь табибларга дәүләт фатир яисә акчалата ярдәм күрсәтә. Яшь укытучылар өчен дә берәр төрле дәүләт программасы кабул итеп булмас микән?" - болар укытучыларны борчыган сорауларның берничәсе генә.

- Безнең җирлектәге күперләр иске, башка җирләрдә дә бар бу проблема. Мәсәлән, минем хуҗалыкны төзекләндерәсе булса анысын үзем башкарам, башкасын да, ә менә миллионнар сораган күперне мин үзем генә төзеп куя алмыйм, авыл җирлегенең хәленнән дә килми бу эш. Районга да кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ә дәүләт "Күперләрне төзекләндерү" программасын кабул итсә, халык рәхмәт укыр иде, - дип наказын җиткерде Күәм авылы мәдәният йорты директоры Фәрит Борһанов.

Авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллинны референдум белән бәйле сораулар борчый. "Еш үткәрелә, дәүләт ярдәме азая, дип әйтәләр. Авыл халкы да: "Ел саен уздырганчы, 3-4 елга бер мәртәбә уздырып, җыя торган акчасын да, дәүләт бирә торганын да арттырып булмыймы?" - дип әйтә. Дәүләт безнең халыкның үтенечен дә истә тотса яхшы булыр иде", - ди җирлек башлыгы. Моннан тыш Үртәм авылыннан килүче "Авыл утрауда калган кебек була, яз-көз йөри торган түгел, юл мәсьәләсен хәл итеп булмасмы икән?"- дип, юл сорады.

Реклама

Күлле Кимедә дә наказлар аз булмады: бактачылар - юл, арылар су сорый... "Биредә наказларны ике блокка бүлеп карарга була. Федераль күләмдәгеләре белән беррәттән, төбәктәге төрле министрлыкларга кагылганнары да шактый. Халыкны юлга вак таш түшәү, "Чиста су" проблемалары борчый. Болары депутатларга җиткерелә, ә министрлыкларга кагылганнары бюджет формалаштырылганда Татарстан хөкүмәтенә барып ирешәчәк", - диде кабул итүче.

Мобиль кабул итү пунктына килгән һәркемне ике авылда да партиянең төбәктә җәмәгать кабул итү җитәкчесе Фәридә Исхак кызы Камалова игътибар белән тыңлап, язып барды. Авыл халкының яшәеше белән дә кызыксынды ул, монысы да тик торганда түгел, тумышы белән районыбызның Түбән Көек авылыннан булып чыкты. "Әтнәгә барырга дигәч, бик теләп юлга чыктым, чөнки күптән бер Әтнәгә кайтып киләм әле, дигән сүзем бар иде. Күрәсең, Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәндер. ", - дип сөенде якташыбыз Фәридә апа.

Туган авылында нигезе юк, "Бәлки туганнарым бардыр", - дип өметләнә җиде буынын өйрәнгән җәмәгать кабул итүчесе. Районыбызның яшәеше белән кызыксынып, газетабызның сайтын карап барырга тырышканын да белгәч, рәхәт булып китте. Элемтәдә торырбыз, дип саубуллаштык. Наказ белән килүчеләр дә якташларын күреп сөенделәр. "Бердәм Россия" тагын якынайтты...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: