Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык, иминлектән бигрәк, билет бәясенә карый – “Ватаным Татарстан” газетасы

Россиядә, автобуста пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләмен 3-5 тапкыр арттырырга җыеналар. (Казан, 8 сентябрь, "Ватаным Татарстан", "Татар-информ"). Россиядә, автобуста пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләмен 3-5 тапкыр арттырырга җыеналар. Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына тапшырылган закон проектында әнә шул хакта әйтелә. Белгечләр фикеренчә, халык, иминлектән бигрәк, билет бәясенә...

Россиядә, автобуста пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләмен 3-5 тапкыр арттырырга җыеналар.

(Казан, 8 сентябрь, "Ватаным Татарстан", "Татар-информ"). Россиядә, автобуста пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф күләмен 3-5 тапкыр арттырырга җыеналар. Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына тапшырылган закон проектында әнә шул хакта әйтелә. Белгечләр фикеренчә, халык, иминлектән бигрәк, билет бәясенә карый. Ә сез, юлга чыкканда, нәрсәгә игътибар итәсез? Әлеге сорауга кайбер җаваплар белән газета уздырган сораштырудан танышырга мөмкин.

"Балаларым, юл фаҗигасенә эләгеп, бик күп җәрәхәт алдылар"

Ландыш ФАТЫЙХОВА, Казанның 20 нче номерлы гимназия укытучысы:

- Пассажир йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме артса, бик әйбәт булыр иде. Әмма моңа кадәр, автобус йөртүчеләрне, эшкә урнашканчы, яхшылап тикшерергә кирәк. Кайчак араларында "шабашка"га гына чыгучылары да бар бит. Әле шәһәр эчендәге автобусларга да шаккатабыз. Кичә иртән ике маршрут автобусы узыша. Эче тулы халык. Җитмәсә, җәяүлеләр юлыннан чыгучы кешеләр бар. Узышканда, алар ни кешене, ни башка машинаны күрми. Ике баламны автобуска утыртып ярышка җибәргән көннән бирле, бу транспорт чарасына утырмыйм. Балаларым юл фаҗигасенә эләгеп, бик күп җәрәхәт алдылар. Хастаханәләрдә дәваландылар. Юл һәлакәтендә үлүчеләр дә булды. Әлеге эш буенча суд юлын күп таптадык. Автобус хуҗасы: "Нигә дип балаларыгызны, юлга чыгарганда, махсус утыргыч алып килмәдегез", - дип шаккатырды. Без бит билет алган, бәясен түләгән. Саклык чараларын алар күрергә тиеш иде дә бит. Хәзер без гаиләбез белән ерак юлга йә самолет белән, йә поездда гына чыгабыз. Бар да Ходай кулында дисәк тә, рульгә утыручылардан күп нәрсә тора.

"Җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе билет бәясен акламый".

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, һәвәскәр бакчачы:

- Тукталышка чыгып басам да таблога карыйм, анда автобус фәлән минуттан килеп җитә дип язылган була. Шунда күрсәтелгән вакытны көтеп, әллә ничә тапкыр алданганым булды. Таблоның төгәл эшләмәвеннән бик күпләр зарлана. Берничә тапкыр шикаять тә язып карадым, бернинди файдасы юк. Кеше, тукталышта тора икән, язуга карап өмет итә, чынлыкта бернинди ышаныч юк. Шунысын да әйтергә кирәк: җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе билет бәясен акламый. Әле ярый пенсионерларга "проездной" бар. Эшләүчеләргә бигрәк авыр. Берничә автобуска күчеп утырырга туры килсә, кесәгә нык суга. Иминлек мәсьәләсе дә шәптән түгел. Шоферлар бик игътибарсыз, кинәт тормозга басалар, бу вакытта кешеләр егылып, имгәнүчеләр дә бар. Автобусны җай белән генә йөртүчеләр бик сирәк. Районнарга, шәһәрләргә барырга туры килсә, гадәттә таксига утырырга тырышам. Автобуска караганда алар яхшырак йөртә, уңайлырак, пассажирга мөнәсәбәт тә үзгә. Ә бәясе бер чама.

"Сирәк-мирәк кенә булса да, үзем дә юл кагыйдәләрен бозгалыйм".

Венер СӘЛИМОВ, җырчы:

- Һичшиксез, штрафларны арттыруны хуплыйм. Югыйсә Казанда автобус йөртүчеләр бигрәк мәгънәсез. Ничек теләсәләр, шулай йөриләр. Юл кагыйдәләре белән исәпләшеп торучы да юк. Телевизорда гел автобус йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтләре турында сөйлиләр. Бүген кешене шул штрафлар белән генә куркытып була. Акылга утырырлар, бәлки. Сирәк-мирәк кенә булса да, үзем дә юл кагыйдәләрен бозгалыйм. Бигрәк тә, ашыкканда, юл читендәге камераларны күрмичә каласың.

"ЮХИДИ постыннан үткәндә, басып баручыларга: "Чүгәләп торыгыз", - диләр".

Райлә ФАТИХ, пенсионер (Балык Бистәсе):

- Әлеге закон проектын хуплыйм. Казанга таксида да, җәмәгать транспортында да барырга туры килә. Билет бәясе бер чама. Ашыгыч булмаганда, автобусны көтәм. Кайчакта халыкның иминлеген уйламаучы, үз кесәләрен генә кайгыртучы шоферларга да юлыгасың. Юл буе, туктап, билетсыз кешеләрне утырталар. Салон шыплап тула, тын алырга да һава калмый. ЮХИДИ постыннан үткәндә, басып баручыларга: "Чүгәләп торыгыз", - диләр. Халык бичара чүгәли инде, нишләсен?! Мин, юлга догалар укып чыгам, транспортка утыргач, иминлек каешын эзли башлыйм. Шулай гадәтләнгән. Исән-имин йөрик!

"Автобустагы кешеләрнең иминлеге өчен шофер җавап бирергә тиеш".

Равилә ЗАКИРҖАНОВА, фармацевт:

- Автобуста сирәк йөрим. Ләкин утырган очракта да иминлек каешына кагылганым юк. Аны эләктерүдән файда юк дип саныйм. Автобусның эче бик кысан. Эләктергән килеш фаҗигагә очрасаң да, мәңге чыгып котылып булмаячак. Каеш комачаулаганны яратмыйм. Йөз чакрым араны иркенләп кайтам. Шофер да кисәтү ясамый. Хосусый оешманыкы бит. Үзенчә пассажирларга уңайлы булсын дип тырышадыр инде. Тик автобустагы кешеләрнең иминлеге өчен шофер җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә штраф күләмен арттырсалар да жәл түгел.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147891/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев