Әтнә таңы

“Халык социаль проекты”нда Күшәр юллары

Республиканың муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары бәйгесенең башлангыч этабы тәмамланды. Татарстан республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, әлеге бәйгене уздыру идеясы агымдагы елның май аенда республикада "Бердәм Россия" көннәре үткәрү нәтиҗәләреннән соң барлыкка килгән. Бу вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар, мавыктыргыч проектлар...

Республиканың муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары бәйгесенең башлангыч этабы тәмамланды.

Татарстан республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, әлеге бәйгене уздыру идеясы агымдагы елның май аенда республикада "Бердәм Россия" көннәре үткәрү нәтиҗәләреннән соң барлыкка килгән. Бу вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар, мавыктыргыч проектлар белән мөрәҗәгать иткәннәр. Нәтиҗәдә, Татарстан республикасы Министрлар Кабинетының бәйге уздыру турында карары кабул ителде һәм Икътисад министрлыгына тиешле йөкләмә бирелде.
Бәйге өч этапта уза. 2 июльгә кадәр урыннарда вәкаләтле органнар тарафыннан проектларны башлангыч сайлап алу булды.

Реклама

Безнең районда да Күшәр авылындагы юллар ремонты турындагы проект сайлап алынып, республика этабына юлланачак.

29 июльдә район буенча "Халык социаль проекты" кысаларында сайлап алулар булды. Тәкъдим ителгән проектларның башлангыч кертем өчен акчалары булмау сәбәпле, уза алмадылар. "Күшәр авылында юллар төзелеше" проектының халык белән берлектә һәм күмәк хуҗалык ярдәме белән тупланган башлангыч кертеме бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: