Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык тарифлар үсешенең нигезсез булуына зарлана

Әлеге уңайдан премьер-министр:"Безнең алда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, тарифларны конкурентлы дәрәҗәдә тотып калу бурычы тора", - ди. (Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Икътисадның һәм социаль тормышның барлык өлкәләренә тарифлар үсеше зур йогынты ясый. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия...

Әлеге уңайдан премьер-министр:"Безнең алда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, тарифларны конкурентлы дәрәҗәдә тотып калу бурычы тора", - ди.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Икътисадның һәм социаль тормышның барлык өлкәләренә тарифлар үсеше зур йогынты ясый. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында шулай дип белдерде.

"Безнең алда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, тарифларны конкурентлы дәрәҗәдә тотып калу бурычы тора. Хәзер инвесторларны салым йөкләнеше генә түгел, билгеләнгән тарифлар, бигрәк тә, җылылыкка һәм электр энергиясенә тарифлар борчый", - диде Песошин. Аның әйтүенчә, поставщиклар һәм үтемле бәядән сыйфатлы хезмәтләр алырга тиешле кулланучыларның мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү зарур.

Хөкүмәт башлыгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен китерде. "Сораштыруда катнашкан респондентларның 49 проценты проблемалы мәсьәләләр итеп тарифларның нигезсез үсешен билгеләп үтә. Шул нисбәттән, 2017 елда җәмәгатьчелекнең өстенлекле мәсьәләләре реестрына тарифларга бәяләрне бер дәрәҗәдә тотып калу мәсьәләсе кертелгән иде. Дәүләт комитетына тарифлар буенча карарлар һәм инвестицион программалар кабул иткәндә, җәмәгатьчелек белән фикер алышуга кую тәҗрибәсен дәвам иттерү зарур", - дип белдерде Алексей Песошин.

"Сүз дә юк, дәүләт комитеты тарифларның нигезсез үсешенә каршы максатчан эш алып бара. Шуның нәтиҗәсендә, коммуналь хезмәтләр өчен гомуми түләү, куллану күләмнәренә карата, 2018 елның 1 нче июленнән 4,2 проценттан артмаска тиеш. Узган елдагыча ук", - ди Премьер-министр. Ул бәяләр буенча аңлату эшләре үткәрелергә тиешлеген ассызыклап: "Тариф формалаштыру механизмы һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш", - диде.

Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренчә, бүген күтәрелә торган бурычлар икътисад үсеше белән бәйле рәвештә катлаулана, тарифларны көйләүдә яңа методологик алымнар барлыкка килә. "Бүген кузгатылган сораулар актуаль, алар эшләп бетерүне таләп итә. Аларны хәл итүдә ашыгычлык булырга тиеш түгел. Шуңа күрә эшне дәвам иттерергә кирәк", - диде.

Тулаем алганда, Алексей Песошин дәүләт комитеты эшенә уңай бәя биреп, коллективка рәхмәтен җиткерде. Быел комитетка ун ел тулуын искәртте. Хәер, комитет рәисе Марат Зарипов коллегияне үзе дә шул сүзләр белән ачып җибәргән иде. Алексей Песошин тариф карарларының "үтә күренмәле", халыкка җиткерелеп баруы өчен рәхмәтен белдерде. Былтыр комитет тарафыннан дәүләт биременең 100 процент дәрәҗәсендә үтәлгәнен әйтте.

Премьер-министр Татарстанда салым, иминият взнослары буенча бурычларны киметү буенча комплекслы максатчан чаралар уздырылуын билгеләп үтте. 1 нче декабрьгә салым буенча әҗәтнең 8 млрд сум тәшкил итүен әйтте. Утырышта катнашкан Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев Татарстанны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр буенча лидер төбәк итеп атады. Алексей Песошин аның сүзләрен җөпләде, әмма әле түләү суммасының 99 проценттан артмаганын әйтте. "Әле тырышырлыгыбыз бар. Җыелган бурычны исәпкә алып, бу эшне дәвам иттерергә кирәк, башка вариантларны эзләү зарур. Дөрес, бу юнәлештә шактый эш башкарылды, газ өчен бурычлар үсми, электр энергиясе өчен бурычлар тотрыкланды", - диде.

Алексей Песошин, чыгышын тәмамлап, 18 марта Россия Президентын сайлау узачагын искәртте һәм сайлауда актив катнашырга өндәде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/18/156311/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев