Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык театры зур экранга чыга

Соңгы вакытта Олы Мәңгәр авылы исеме республика газет-журналлары битеннән төшми дә, диярлек. Әле генә шау-гөр килеп «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы базасында сыер саву операторларының семинары үткәреп җибәрделәр. Ул да түгел, республика халкы арасында популяр булган «ТНВ» каналыннан «Әдәби хәзинә» тапшыруын төшерергә дип бер төркем журналистлар кайтты. Сәбәбе - Олы Мәңгәр халык...

Соңгы вакытта Олы Мәңгәр авылы исеме республика газет-журналлары битеннән төшми дә, диярлек.
Әле генә шау-гөр килеп «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы базасында сыер саву операторларының семинары үткәреп җибәрделәр. Ул да түгел, республика халкы арасында популяр булган «ТНВ» каналыннан «Әдәби хәзинә» тапшыруын төшерергә дип бер төркем журналистлар кайтты. Сәбәбе - Олы Мәңгәр халык театры артистлары катнашында күренекле кырым-татар язучысы, сәясәтче, китап чыгаручы Исмәгыйль Гаспралы тормышына багышланган махсус чыгарылыш әзерләү. Тапшыруны төшерү башлыча Әтнә туган якны өйрәнү музеенда тормышка ашырылды.
«Әдәби хәзинә» тапшыруының райондашларыбыз катнашында әзерләнгән әлеге чыгарылышын сез дә карый аласыз. Ул «ТНВ» каналы буенча 2 сентябрь көнне 16.30да күрсәтелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев