Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ҺӘР КЕШЕ МӨҺИМ...”

"Һәрберсен игътибар белән карарга кирәк..", - диде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Рамил Уел улы Әхмәтов район үзәк больницасының узган еллык эшенә нәтиҗә ясаганда.

"Искиткеч больница, ачылганына 15 ел вакыт узса да, бик әйбәт сакланган, эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган, 27 табибы бар һәм алар торак белән тәэмин ителгән. Бөтен табиб та мондый шартларда эшләми... һәм искиткеч зур эш башкарыл­ган. 30 мең халыкка хезмәт күрсәтүче больницалар арасында эшнең нәтиҗәлелеге буенча II-III, республикада - IX урын, начар күрсәткеч түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм үземнең исемнән сезгә рәхмәт белдерәм..", - дип дәвам итте ул үзенең чыгышын. Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов та кол­лективның эшен уңай бәяләде. Читтән күбрәк күренә шул, без янәшәдә булгач, ияләнгән, шулай тиеш дип беләбез, неч­кәлекләре, кыенлык­лары безгә күренми, карасалар, дәваласалар, табиблар эшләп торса шул җиткән. Гадәттә эш тиешле югарылыкка куелганда шулай була, кыенлыкларын табиблар үзләре генә белә. Баш табиб урынбасарлары На­ил Бариев, Дамир Закиров, Илнур Латыйпов чыгышын тыңлаганда шундый нәтиҗәгә килдем. Уңышлар да җитәрлек, эшләп җиткерәсе дә юк түгел. 2011 елга йомгак ясаганда районда үлемнең күп булуына чаң суккан иде табиблар, бөтен эш тә әнә шул күрсәткечне киметүгә, эшне нәтиҗәлерәк итеп алып баруга юнәл­де­релгән иде. Наил Даут улы чыгышында нәкъ ме­нә шул мәсьәләләргә тук­талды. Узган ел да район халкы 328 кешегә кимеп, 13296га калган. 18 яшькә кадәрге балалар - 18,6%, өлкән яшьтәгеләр 26,8%ны тәшкил итә. Хатын-кызлар - 6854; 51,5%. Үлем күрсәткече 2011 ел белән чагыштырганда 8,9%ка кимегән, ләкин барыбер республика күр­сәткеченнән югары әле. Аеруча Бактачы, Югары Көек, Шимбер авылларында үлүчеләр күп. Ә менә Чембулат, Чишмәле Сап, Үртәм авылларында бу күрсәткеч түбән. Вафат булучыларның күбесенә кан әйләнеше авырулары сәбәп, аннан кала картлык, өченче урында - травма алып, агуланып бу дөньядан китүчеләр, дүртенче урында - онкология. Үлүчеләрнең 7,3%ын нәкъ менә яман шеш авырулары алып киткән. "Травмалардан, агу­ланучыларның күп булуы, 2011 ел белән чагыштырганда 31,7%ка артык, борчу тудыра", - дип сөйли Наил Даут улы. Тагын да борчыганы: балалар үлеме, 2008 елдан бирле бу күрсәткеч бездә юк иде. Узган ел туу­чылар саны 1000 кешегә - 10,94; 2004 елдан бирле туберкулез белән авы­ручыларның да артуы күзәтелмәде, узган ел бу күрсәткеч 40%ка арт­кан, алар арасында бер бала да бар. Яман шеш белән чирләүчеләр бер ел эчендә 22%ка арткан. "Авыруларның карточкаларын карап утырдым, кешене ваемсызлыкта гаепләргә яратабыз, ә бит 2 ел алдан борчылып килүчеләр булган, "патология юк", дип кайтарганбыз. Нәкъ менә шул авырту 2 елдан соң теркәлгән. Үзендә үзгәреш сизеп килүче һәркемне махсус үзәкләргә җибәреп тикшертергә кирәк, күренеп бетсен.

Авыруны никадәр иртә ачыкласак, шулкадәр яхшы", - дип кисәтте Дамир Равил улы. Елдан ел сәламәт балалар тууның кимүе дә борчуга сала. Туган балаларның 1,78%ы гына сәламәт, 97,33%ы төрле авырулар белән теркәлгән. 0,89% бала авыру булып туган һәм дәвалауга мохтаҗ. Балалар арасында инвалидлыкның артуы да куркыта. Сәламәт балаларның да мәктәптә укыганда күзләре начарлана, скалиоз белән авыручылар арта. Нәтиҗәдә Ватанны саклаучылар саны да елдан-ел кими, узган ел 65,74% яшүсмер генә армиядә хезмәт итәргә сәләтле дип табылган.

Эпидемиологик хәлнең торышы: узган ел районда йогышлы 950 очрак, (100мең кешегә 7114,4; 2001 елда - бу күрсәткеч 2609,6) теркәлгән. Йогышлы авыруларның күпчелеген сулыш юллары авырулары тәшкил итә. Аллага шөкер, тиф, дифтерия, полиомиелит кебек куркынычлары юк. ВИЧ-инфекция белән авыручылар - 3.

2012 ел ахырын күздә тотсак, авыруларга 26 табиб, 91 урта медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә. 2 терапевт, 2 педиатр, 1 хирург эшкә кайткан. Быел тагын 3 белгечнең кайтуы көтелә. Районда 27 ФАП исәпләнә, аларда 30 белгеч хезмәт күрсәтә. 8 ФАПка капиталь ремонт үткәрелүен, Арыда модуль бина төзелүен һәм җиһазлануын искә алсак... - бу бер дә начар түгел. 2013 елда Югары Сәрдәдә, Иске Мәңгәрдә модуль бина, Күлле Кимедә социаль үзәк эчендә ФАП төзелү көтелә.

Узган ел район халкының сәламәтлеген саклауга 56млн. 724 мең 900 сум акча бирелгән. Табибларның хезмәт хакы артып, ул 27107 сум булган. Урта медперсоналныкы - 14919,07 сум, кече медперсоналныкы - 6338 сум. Чыгышлардан соң Фәрит Шаһиевка, Лилия Зариповага, Илсия Шиһаповага, Чишмәле Сап фельдшеры Резеда Шәрәфиевага Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Киңәшмәне баш табиб А.Х.Гарипов төгәлләп, Сә­ламәтлек саклау министрлыгына, район җи­тәк­че­легенә эшләр өчен барлык шартларны тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Эшен белгән, эшләргә теләге булган коллектив бар, агымдагы елда күрсәткечләрне барлык юнәлешләр буенча да яхшыртачакбыз, моңа шигем юк", - диде. "Амин" дигән сәгатькә туры килсен, Рамил Уел улы әйткәнчә, туу­чылар артсын, үлүчеләр кимесен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев