Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кызларыбыз Балтачта “Ел хатын-кызы...” республика конкурсының зона бәйгесендә көч сынаша

Бүген Балтач районы мәдәният үзәгендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры уза. Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелә: конкурсантлар "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - галим", "Язмышым - һөнәрем", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Ир-егет...

Бүген Балтач районы мәдәният үзәгендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры уза.

Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелә: конкурсантлар "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - галим", "Язмышым - һөнәрем", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Ир-егет - лидер", "Изге йөрәкле ир-егет" номинацияләрендә бәяләнә.

Районыбызда җиңгән хатын-кызларыбызга - Комыргуҗа авылыннан Гөлнар Хисамиева, Олы Мәңгәрдән Гөлназ Мусина, Кимедән Мәрвәр Нигъмәтҗановага 10 районнан - Биектау, Балтач, Арча, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Балык-Бистәсеннән килгән конкурсантлар белән үз номинацияләре буенча көч сынашырга туры киләчәк.

Хатын-кызларыбызга теләктәшлек белдерергә һәм ярдәм итәргә районнан өч дистәдән артык кеше китте. Аларның күбесе мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев