Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатынны ерактан ал - "Әтнә таңы"

Беренче хатыным Тәнзилә белән мин армиядән кайту белән өйләнештек. Киткәнче үк күзләп куйган идем үзен. Әмма дуслар булсак та, артыгына батырчылыгым җитмәгән иде ул вакытта. "Әллә көтәр, әллә юк. Алдагысын күз күрер", - дип уйладым. Хезмәт итеп кайткач та, беренче эш итеп аны белештем. Йөрешкән кешесе юкмы, янәсе. Тәнзиләне бик...

❤❤❤
Беренче хатыным Тәнзилә белән мин армиядән кайту белән өйләнештек. Киткәнче үк күзләп куйган идем үзен. Әмма дуслар булсак та, артыгына батырчылыгым җитмәгән иде ул вакытта. "Әллә көтәр, әллә юк. Алдагысын күз күрер", - дип уйладым.
Хезмәт итеп кайткач та, беренче эш итеп аны белештем. Йөрешкән кешесе юкмы, янәсе. Тәнзиләне бик горур, янына килгән бөтен егет белән дә тиз генә сөйләшеп китми, диделәр. Әмма миңа карата алай ук каты тормады ул. Чакырганда, биергә дә чыкты, озата кайтканда карышмады. Фикерләребез туры килә, бер-беребезне яраттык. Шуңа күрә тимерне кызуында сугып, озакка сузмый өйләнешергә дә булдык. Ул яктан мин гел әти сыман. Ул да заманында әни белән артык озак йөреп тормаган.
Туйлар ясап, ерактан туганнарны чакырып бәйрәм иттек. Икебез дә яшьләр, матур итеп яшәп киттек. Әмма хатынның туганнары баштан ук безнең тормыш-көнкүрешкә артык нык игътибарлы булдылар. Сорамаганда киңәш биреп аптыраттылар, чакырмаганда килеп тикшереп йөрделәр. Хатынның әнисе дә бар нәрсәне күз уңында тотты. Нинди челтәр эләргә, теге яки бу тәрәзә төбенә гөлнең кайсын утыртырга кирәклегеннән башлап, минем киемнәремә кадәр барлап торды ул. "Салып ат бу кызыл футболкаңны! - диде кайтып керешемә бервакыт. - Килешми ул сиңа. Кызлар кебек чатылдап йөрмә!" Аның ни сөйләгәнен бер мәл бөтенләй аңламыйча тордым әле. Әмма ничек кенә булмасын, тешемне кысып уенга борырга тырыштым. Чөнки олыларга каршы дәшеп тәрбияләнмәгән без. Үземнең өемдә булсам да, ниндидер чүпрәк аркасында сүз көрәштереп торасы итмәдем инде. "Хатын-кыз белән бәйләнмәвең хәерле", - дидем дә, кул гына болгадым. Өстәвенә, арып-талып эштән кайткан чак.
Бергә яшәгән 5 ел эчендә Тәнзиләнең туганнары тәмам җилегемне эчте. Туры миңа карап әйтмиләр дә үзләре, хатын аша тәэсир итәләр. Ә берсендә, язга чыккан чак иде, түзмәдем. Чын-чынлап талаштык. Күрше урамда яшәүче Мәүлидәттидән ике төп шәмәхә сирин агачы алып кайттым. Мәүлидәттидә әлеге агач гомер-гомергә күпләп үсте. Аяклары авырту иде аның. "Сызлавын сирин чәчәкләре төнәтмәсе генә баса. Ел әйләнәсенә җитәрлек ясап куям", - дип сөйли торган иде үзе. Мәүлидәттинең агачлары чәчәк атканда исе бөтен авылга тарала. Ай буена шуны иснәп рәхәтләнәбез. Алдагы еллада никтер кул җитмәде. Быелдан да калмый утыртам дип, тәвәккәлләдем. Өй буенда гына үссен, тәрәзне ачуга өйгә хуш исе керсен дип, хыялландым үземчә. Әмма шул чагында Тәнзиләнең: "Әни сирин агачын бөтенләй яратмый, утыртма", - дигәне чыгарымнан чыгарды. Котырган үгез кебек ташландым хатынга. Кыйнамадым, билгеле. Әмма муен тамырларым бүрткәнче акырдым үзенә. Нык ачу килде инде. Агач утырту-утыртмауга әбинең ни катнашы бар инде, ә?! Аның йорты каршына утыртырга җыенмыйм, ләбаса! Ахыр чиктә: "Күземә күренмә! Әнә, анаң белән бергә яшә, алайса!" - дип әйтеп салдым. Миннән монысын ук көтмәгән хатын елап әнисенә менеп китте. Дөресен генә әйткәндә, мин дә үземнән бу кадәресен үк көтмәгән идем инде. Әнисенең, туганнарының тормышыбызга кысылуын исәпкә алмаганда, болай начар яшәмибез бит үзе. Әмма минем дә горурлык бар. Артыннан йөрмәдем. Кире кайтса, куып чыгармас идем, билгеле. Кабаттан яшәп китәр идек әле шунда. Ләкин Тәнзилә кайтмады, ә мин бармадым. Шулай аерылыштык та. Әлеге дә баягы бер туганының чираттагы "акыллы" киңәше белән, балабыз да булмый калды. "Үзегез өчен яшәгез. Бераз аякка басыгыз, мал туплагыз", - дип, Тәнзиләне кирәксә-кирәкмәсә дә, өйрәтеп торды.
Ялгызы озак яшәмәдем. Ел дигәндә башка бер хатын белән танышып киттек. Ул елларда минем токымлы ат белән "җенләнгән" чагым. Зәй якларында берәүдә мин кызыгып йөргәне бар дип ишеттем. Танышып, берничә тапкыр әлеге хуҗа янына барырга туры килде. Булачак хатыным белән шунда таныштым да. Мин барган кешеләрнең күршесе генә булып чыкты ул. Очраклы гына күрешеп, сөйләшеп киттек. Кешене мин бер күрүдә үк йә ошатам, йә юк. Ә Миләүшәне шундук ошаттым. Ике күрештек, өченчесендә кулын сорап бардым да, шул ук көнне никах укытып алып та кайтып киттем. Миләүшә миңа шундук бер-бер артлы өч бала бүләк итте. Ике малайдан соң, төпчеккә кыз алып кайтты. Тормышыбыздан зарлана алмыйм. Әлегә бар да җитеп бара сыман. Әмма бер нәрсәне мин төгәл аңладым: өйләнәм дисәң, хатынны ерактан сайларга кирәк икән аны. Үпкәләшкәнне аның туганнары белми дә кала, ара ерак булгач акыл өйрәтмиләр, тормышыбызга кысылмыйлар. Үз дигәнчә киңәшләшеп яшибез. Ә кунакка кайткан арада бездән дә кадерле кешеләр булмый.
Лотфуллин, Буа районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев