Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатыны үлгәнгә өч ай дигәндә ис тиеп үлгән

Түбән Кама районы Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамында фаҗига булган. Шәхси йортта яшәүче 84 яшьлек ир-ат, бәрәңге саклау өчен урын бушатырга дип, базга төшә. Аңа кадәр пенсионер газ плитәсенә мал-туар өчен азык пешәргә куеп җибәргән була. Көйгән ризык исенә ир-атның кызы уянып китә, әтисен эзли башлый һәм аның гәүдәсен базда таба....

Түбән Кама районы Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамында фаҗига булган. Шәхси йортта яшәүче 84 яшьлек ир-ат, бәрәңге саклау өчен урын бушатырга дип, базга төшә. Аңа кадәр пенсионер газ плитәсенә мал-туар өчен азык пешәргә куеп җибәргән була. Көйгән ризык исенә ир-атның кызы уянып китә, әтисен эзли башлый һәм аның гәүдәсен базда таба.

Соңрак ачыкланганча, фаҗига алдыннан базда коры саламга ут кабып, ут чыккан була. Гаилә янгынны тиз генә сүндерә, аннары базны каплап куялар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов әйтүенчә, якынча мәгълүматларга караганда, базны чистарту өчен төшкән ир-ат ис тиеп агуланган булырга мөмкин.

Күршеләре сүзләренә караганда, ир-ат мәһабәт гәүдәле булган. Сәламәтлегенә беркайчан зарланмаган. Ике ел элек үз өендә аның бертуган апасы истән агуланып үлә, өч ай элек ул хатынын җирләгән була. "Үләр алдыннан "бабаемны сезгә озакка калдырмыйм, үзем белән алып китәм дип әйткән иде", - дип мәрхүмәнең сүзләрен искә төшерә күршедә яшәүче ханым.

Хокук саклаучылар базның куркыныч тудыручы урын булуын истә тотарга, төшкәндә кислород һәм җилләтелгән булуына инанган булырга киңәш итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев