Әтнә таңы

Хәбәрчебез Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов үзе утыртып, урман үстерә

2008 елдан башлап, ел саен 500гә якын төп агач һәм куаклыклар утырта ул. Барысы да үсеп китәме икән дип шикләнәсездер, Габдуллаҗан абыйга да шушы сорауны бирдек. - Күбесе үсеп китә, чөнки мин аларны балчыгы белән алып кайтып утыртам, - ди. Әле көзен генә Габдуллаҗан абый биредә 70 төпләп агач -...

2008 елдан башлап, ел саен 500гә якын төп агач һәм куаклыклар утырта ул. Барысы да үсеп китәме икән дип шикләнәсездер, Габдуллаҗан абыйга да шушы сорауны бирдек.

- Күбесе үсеп китә, чөнки мин аларны балчыгы белән алып кайтып утыртам, - ди. Әле көзен генә Габдуллаҗан абый биредә 70 төпләп агач - чыршы һәм наратлар утырткан.

Югары Көек янында сазлыклы болынлык, буш яткан җирләр бик күп. Иде, дип тә өстәргә була, хәзер анда хәбәрчебез утырткан агачлардан урман үсеп килә. Монда инде көтү дә йөрми, элекке кебек бозау да арканламыйлар.

Шунысы кызык, биредә 50гә якын төрле агач бар. Бер урында күп төрле агач үскән урынны дендрарий дип атыйлар. Татарстанда андый җирләр берничә генә, ә авыл җирлегендә гомумән дә юк. Кабат иде, дип өстәргә мөмкин. Чөнки хәзер бар.

Реклама

Шуның эчендә кечкенә генә ерганак бар, чишмә суы ага. Аны кондызлар үз иткәннәр. Инде 60лап төп агачны түнтәреп, үзләренчә сусаклагычлар да ясап куйганнар.

Урман эчендә сыерчык оялары күргәнегез бармы? Монда 70ләп оя бар - барысын да хәбәрчебез үзе ясаган.

Бу урында Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановның үз авылларындагы һәркемнең шәҗәрәсен төзүен, районда гына түгел, республиканың төньяк зонасында алыштыргысыз тарихчы, фенолог булуын да искә алу урынлы булыр.

Район тарихын, Тукай белән бәйле истәлекләрне дә тирә-якта иң күп белүче - ул. Данлыклы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов бит ул!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: