Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике хатын - «Әтнә таңы»

Ике хатын (уены-чыны бергә) Муллалар да гашыйк була микән, Гөнаһ түгел микән аларга? Өч-дүрт хатын алган диеп, көлеп, Сүгеп үстек сәвит заманда. Сәвит хитрый, акча бирсә бирде, Бер баланы асрап тотарга. «Ә хатының, пускай эшләп тапсын, Тигез хокук бирдек без аңа!» Гүргә тиклем шушы хәләл җефет, Сәвитчә ул - тормыш...

Ике хатын

(уены-чыны бергә)

Муллалар да гашыйк була микән,

Гөнаһ түгел микән аларга?

Өч-дүрт хатын алган диеп, көлеп,

Сүгеп үстек сәвит заманда.

Сәвит хитрый, акча бирсә бирде,

Бер баланы асрап тотарга.

"Ә хатының, пускай эшләп тапсын,

Тигез хокук бирдек без аңа!"

Гүргә тиклем шушы хәләл җефет,

Сәвитчә ул - тормыш иптәше.

Эчсәң милисәгә тотып бирер,

Ә кыйнасаң, дальше җибәрер.

Көне-төне, әнә, завод сиңа,

Авылыңда - тирес арбасы.

Коммунизм таңы атып килә,

Зират буйлап кына барасы.

Алдынгы дип мактап, җүләрсетеп,

Күкрәгеңә калай тагарбыз.

Акыл сатып, ык-мык килеп йөрсәң,

Колымага озатып калырбыз.

Нигә әле сиңа ике хатын?

Йөз килолы берәү бик җиткән!

Күтәрәмгә чыктың болай да бит,

Эш атыдай ябык ул җилкәң.

Иманыңны укытырбыз, хәсис,

Уңга-сулга йөрсәң "уҗым"га...

Салымыңны түләдеңме әле,

Алиментың юкмы бу елга?"

Муллалар күк өйрәнәсе иде,

Дүрт хатынга азык табарга...

Муллалар да гашыйк була микән,

Ничек гөнаһ түгел аларга?!

Илгиз КАДЫЙРОВ, Олы Бәрәзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев