Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрчебезнең ОрнашБаш газетасына – 3 яшь!

Арча районында яшәсәм дә, "Әтнә таңы"на язылмый калганым юк. Быелгы беренче санын кулга алгач ук рәхәтлек тойдым. Калын, укырга язмалар күп. Җылылык бар. Әтнә техникумында укыганда газета коллективы белән танышып, аралашып яшәвемә, аларның ярдәме белән язарга өйрәнүемә куанам. Узган ел иҗат итүчеләр арасында узган бәйгедә Гариф Ахунов премиясенә ия булгач...

Арча районында яшәсәм дә, "Әтнә таңы"на язылмый калганым юк. Быелгы беренче санын кулга алгач ук рәхәтлек тойдым. Калын, укырга язмалар күп. Җылылык бар. Әтнә техникумында укыганда газета коллективы белән танышып, аралашып яшәвемә, аларның ярдәме белән язарга өйрәнүемә куанам. Узган ел иҗат итүчеләр арасында узган бәйгедә Гариф Ахунов премиясенә ия булгач та, иң элек үземне өйрәтүче "Әтнә таңы" журналистлары күзалдыма килде. Рәхмәтем зур аларга.

Һәркемнең дә үзенә күрә бер яраткан шөгыле - хоббие була. Кемдер спортны ярата, агач яки тимер эшен үз итүчеләр бар, мин нигәдер матбугатны үз итәм. Элегрәк укыганда бу газетаны ничек чыгаралар, ничек язалар икән дип аптырый идем. Ул чакта бу эш мине мавыктырыр, хәтта газета чыгаруга кадәр барып җитәрмен дип уйламадым. Ялганламыйм. Әтнәдән ерак булмаган үзебезнең авыл өчен "ОрнашБаш" исемле 4 битлек газетаны чыгара башлаганга да өч ел вакыт узган инде.

2015 нче елның гыйнвар аенда авылыбыз китабының презентацияләү кичәсе булганнан соң, авылдашым - филология фәннәре кандидаты Хәкимов Рәдис Фәрит улы газета чыгару идеясен күтәреп алды. Төзеп караган бер формабыз бар иде инде ул вакытта. Һәр битен уйлап төзергә тырыштык, үзебезгә күпме җаваплылык алганыбызны аңладык. Авыл газетасы булгач, темалар да авылдан ерак китми, аның халкын, яшәешен чагылдыру - төп бурыч.

Яшерен - батырын түгел, бу чын мәгънәсендә зур бер проект һәм акча эшләү өчен уйлап табылмады. Китабыбызның дәвамы кебек, бүгенге авыл сулышы яктыртыла биредә. Авыл газетасының иң авыр ягы - материаллар аз булу. Авылда көн дә яңалык, хәбәрләр булып тормый, шуңа мәгълүмат та булган кадәр генә җыела. Битләрне тутыру өчен авылыбызда һәм чит төбәкләрдә яшәүчеләребезнең иҗатына урын бирәбез. Авыл тарихы турында язмалар булганда бик теләп урнаштырабыз. Җиңел түгел. Һәр сүзенә җавап бирәсен яхшы аңлыйм. Бүгенге көндә газетаны берүзем төзим, иганәчеләрем - авылдашларым. Акча булмаганда чыгара алмый тордык. 100 данә газета 1000 сумга төшә. Айга бер тапкыр яки ике айга бер сан чыга.

Фотолары гына кайчак сыйфатсыз, фотоаппаратым юк. Шулай булса да, авылдашлар яратып укыйлар, үзләренең сорауларына җавап та табарга тырышабыз. Фикерләренә таянабыз.

Кызыклы эш газета чыгару. Тарихка кереп калырдай хәзинә (Сүз уңаеннан: газета Арча тарих - этнография музееның фондсаклагычында саклана). Киләчәктә карарга тагын да күңелле булачак, дип уйлыйм. Кайчан, кем армиядән кайткан, кем туган, вафат булган, нинди бәйрәмнәр үткән, кемнәр яшәгән - кыскасы, газета - үзәктә. Яшьләр тормышы да, өлкәннәр дә читтә калмый. Авыл тормышы үзенчәлекле бит ул, кешеләре белән матур. Интернетта да үзебезнең төркемебез бар, яңалык - белдерүләрне даими куеп барабыз. Мәдәният, китапханә, мәчет, кибет, бакча хезмәткәрләре белән элемтәдә торабыз, җитәкчебез - авыл советы башлыгы белән киңәшләшәбез. Шулай яшибез.

Әйткәнемчә, "Әтнә таңы" һәм "Арча хәбәрләре" белән бергә яшим, өйрәнәм, язам, киңәшләшәм. Алар миңа илһам биреп торалар, язган мәкаләләремне яратып бастыралар, зур рәхмәт сезгә! Һәр эшнең дә үз авырлыгы бар, тик күңел биреп эшләгәндә бөтен тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга мөмкин. Авыл халкының аз булса да күңелен күрү, исемен еракларга таныту, читтә яшәүче халкыбыз белән тыгыз элемтә булдырган газетабыз озын гомерле булыр дип ышанам. Ә хезмәтнең рухи бәясен киләчәк күрсәтер.

"Әтнә таңы"ның яңа саны менә нинди уйларга этәрде әле. Исән сау эшләгез.

Ленар ВӘЛИЕВ, Орнашбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев