Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт хаклары кимегән - "Әтнә таңы"

Россия Президенты үзенең, шулай ук Кремль хезмәткәрләренең, Премьер-министрның һәм хөкүмәттә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметү турында указ игълан иткән иде. Нәтиҗәдә, Росстат мәгълүматларына караганда, федераль дәүләт органнарының үзәк аппаратлары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер елда 2 процентка артып 111,3 мең сум тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакын хөкүмәт аппаратында алганнар, ул...


Россия Президенты үзенең, шулай ук Кремль хезмәткәрләренең, Премьер-министрның һәм хөкүмәттә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын киметү турында указ игълан иткән иде.

Нәтиҗәдә, Росстат мәгълүматларына караганда, федераль дәүләт органнарының үзәк аппаратлары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер елда 2 процентка артып 111,3 мең сум тәшкил итә.

Иң зур хезмәт хакын хөкүмәт аппаратында алганнар, ул 7 процентка кимегән - хәзер нибары 232 мең сум гына алалар. Президент хакимиятендә ул 6,5 %ка кимегән (бүгенге көндә уртача 217 мең сум тәшкил итә), Санау палатасы хезмәткәрләренеке 17,4 %ка арткан (188 мең сум).

Барыннан да күбрәк хезмәт хакы Федерация Советында үскән - 42,2 %ка үсеп, 173 мең сумга җиткән. Дәүләт Думасыныкы да аз түгел, 30,7 %ка арткан һәм 136 мең сум булган. Тышкы эшләр министрлыгы да калышмаган, 29,9 %ка артып, хәзер 148 мең сум тәшкил итә.

Росстатның үзендә 11,5 %ка киметкәннәр, хәзер ул уртача 74 мең сумга калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев