Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтемне яратып башкарам, ди махсус грант откан ветфельдшер Рәдис Хәсбиуллин

- Бу һөнәрне сайлавыма тамчы да үкенмим, - ди ул. Әтисе - данлыклы механик, әнисе - тегүче, мал табибы булырга этәргеч ясардай сәбәп тә күренми. Шулай да терлекчелекне сайлаган. - Кечкенәдән мал-туарны яратам, сәбәбе шуңа бәйледер, - дип аңлата. 2004-2008нче елларда Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегендә укый,...

- Бу һөнәрне сайлавыма тамчы да үкенмим, - ди ул.

Әтисе - данлыклы механик, әнисе - тегүче, мал табибы булырга этәргеч ясардай сәбәп тә күренми. Шулай да терлекчелекне сайлаган.

- Кечкенәдән мал-туарны яратам, сәбәбе шуңа бәйледер, - дип аңлата.

2004-2008нче елларда Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария бүлегендә укый, шуннан бирле "Тукай" күмәк хуҗалыгының Шәкәнәч фермасында эшли. Төп вазифасы - сыерлар һәм яңа туган бозаулар сәламәтлеген кайгырту. Аның карамагындагы сыерлар саны гына 600ләп. Буш вакыт тууга, сыерлар тоягын чистарта ул. Ә һәр сыерның тоягын елына, ким дигәндә 3-4 тапкыр чистартырга кирәк. Инструментларны гел үзе белән йөртә дңисәм дә ялгыш булмас: "Болгарка", кайчы, пычак гел кул астында. Ә сыерны тоту өчен көйләнгән махсус стан турында инде бер генә язмадык. Чуаш җиреннән кайтарылган бу станга кергән сыерның аякларын ничек кирәк, шундый итеп көйләп куеп була. Тибә дә, селкенә дә алмый: рәхәтләнеп эшлә генә!

Сөтне маститка тикшерү дә аның вазифасы. Күз алдында тикшереп:

- Менә бу сыерның ике имчәгендә мастит башланган, - дип нәтиҗә дә ясап куйды.

Терлекчелектә "воспроизводство" дигән төшенчә бар. Ул да мал табибы хезмәте. Анысын ясалма орлыкландыручы Раушания Нәгыймуллина белән бергә башкаралар.

- Бу һөнәрне сайлаганга тамчы да үкенмим, ә инде грант белән бүләкләнгәч, күңел тагын да үсте, - дип елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев