Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Нурия Зөфәр кызы Фәйзрахманованың 12 февраль көнне 50 яшьлек юбилее!

Бүген синең олы юбилеең - 50 яшь тулган көнең. Иртәгедән салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чорга аяк басасың. Халыкта "Көзләрнең җимеше татлырак", дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек кайгыртучан, акны карадан аера...

Бүген синең олы юбилеең - 50 яшь тулган көнең. Иртәгедән салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чорга аяк басасың. Халыкта "Көзләрнең җимеше татлырак", дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек кайгыртучан, акны карадан аера белә торган, якыннарын аңлаучан, кешелекле, кечелекле, тирә-юньдәгеләр тарафыннан хөрмәткә лаек, акыллы һәм зирәк, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер торган олы кешегә әверелә. Син дә бүген иреңнең ышанычлы тормыш иптәше, яраткан балаларыңның кадерлесе, тәүге оныгыңның дәү әнисе, туганнарыңның таянычы, хезмәттәшләреңнең хөрмәтлесе булып гомер көзенә аяк атлыйсың.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор синең өчен. Чөнки әле алда кышлар бар, якыннарың алдында яулыйсы яңа үрләр, булган һәм туачак онык­ларга ачасы сер тулы дөнья бар.
Ә хәзергә 50 яшьлек кабатланмаслык гомер бәйрәмең белән сине! Сау-сәламәт булып, шатланып каршыла. Алдагы көнең дә бүгенгедәй бәхеттә, шатлыкта, тигезлектә үтсен. Сөеп, сөелеп, сөенеп, балалар, оныклар игелегендә кадерле булып яшәргә насыйп булсын.

Узган елларың, үткән юлларың…

Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?!

Уйларың матур, күз карашыңдай,

Чем-кара чәчләр әле һаман да.

Хезмәтең хөрмәт җимешен бирә,

Уңыш ачкычын тапкан кеше син.

Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,

Гасыр буена саклар төсле син.

Булсын ул илле, тулсын ул илле…

Бәхет бизәсен якты күңелеңне.

Яшәү ялкының сүнә белмәсен.

Җырлап каршы ал тагын иллене!

Изге теләкләр белән "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев