Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хисләремдә - әрәмә чәчәкләренең назы”

Бүген Олы Әтнә мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, шагыйрь Фәнис Яруллин иҗаты, тормышы белән тагын бер кат танышып, белемнәрен барладылар. Мәктәп китапханәчесе Розалия Хөсәенова оештырган кичә һәркемне уйландырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. 8А , 8 Б сыйныфы егетләре аның "Юылмас хурлык " әкият-поэмасын укыдылар. Әнисен бүреләр...

Бүген Олы Әтнә мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, шагыйрь Фәнис Яруллин иҗаты, тормышы белән тагын бер кат танышып, белемнәрен барладылар. Мәктәп китапханәчесе Розалия Хөсәенова оештырган кичә һәркемне уйландырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. 8А , 8 Б сыйныфы егетләре аның "Юылмас хурлык " әкият-поэмасын укыдылар. Әнисен бүреләр арасында калдырып киткән колын күзләргә яшь китерде.

Кем соң ул Фәнис Яруллин?

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана - гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, кайгыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.МГаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Үзе менә болай дип яза шагыйрь

Февраль аенда тугангамы, канымда - февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә - Өемташ тауларының горурлыгы, җанымда - Ык елгасының ярсуы, хисләремдә - әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда - дала җилләренең үҗәтлеге, тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде.

Тормыш елгасы ике ярдан - бәхет һәм бәхетсезлек ярларыннан тора. Мин шушы ике яр арасында бәргәләнеп үстем. Бер якта сугыштан соңгы хәерчелек, әтисезлек, билгесезлек, икенче якта дәрт кайнап торган яшьлек, офыклардан офыкларга барып тоташкан хыял юлы. Миннән кайвакыт: «Син бәхетлеме?»- дип сорыйлар. Учларында янар чәчәк үстереп, ул чәчәкләрне кешеләр күңеленә якты йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? «Сиңа җиңелме?» - дип сорыйлар. Юк! Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Кеше күпвакыт үз йөрәге белән күзгә-күз кала. Әгәр иң авыр вакытларда да йөрәгеңдә яшәү дәрте сүнмәсә, шомлы, караңгы төннәрдә дә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син яшисең, яшәячәксең.

Тормыштагы барлык юллар безнең үз йөрәгебездән башлана. Соңгы дусларым ташлап киткәндә, барыр юлларым тирән упкыннарга килеп чыкканда, өмет учакларының актыккы ялкыннарын җилләр өреп сүндергәндә мин үз йөрәгемә таяндым. Йөрәгем мине һичбер вакыт алдамады. Ул үзенең тамырларын кешеләр күңеленә таба җәя барды. Шушы тамырлар мине бүген дә тотып тора.

Фәнис Яруллин. 1999

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев