Әтнә таңы

Хәкимҗан Халиковның туганнары - Олы Әтнә мәктәбендә кунакта

- Кичә, 16 гыйнварда, мәктәбебезнең яңа бинасында бик җылы кичә узды. Аны якташыбыз, күренекле балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан мәктәбебезнең китапханәчесе Розалия Камил кызы Хөсәенова оештырды. 5-8 сыйныф укучылары өчен "Сабый күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәгә кунак итеп Мамыш авылында яшәүче, Хәкимҗан Халиковның...

Реклама

- Кичә, 16 гыйнварда, мәктәбебезнең яңа бинасында бик җылы кичә узды. Аны якташыбыз, күренекле балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан мәктәбебезнең китапханәчесе Розалия Камил кызы Хөсәенова оештырды. 5-8 сыйныф укучылары өчен "Сабый күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәгә кунак итеп Мамыш авылында яшәүче, Хәкимҗан Халиковның бертуган энесе Мөхәммәтҗан абый Халиковны чакырдык. Ул безгә улы Илгиз һәм оныгы Илгизәр белән килде. Мөхәммәтҗан абый Хәкимҗан Халиков турында истәлекләре белән уртаклашты, аның тормыш һәм иҗат юлына тукталды. Аның һәр җөмләсе саен диярлек "абый" дип яратып, хөрмәт итеп сөйләвенә сокландык. Балалар бик бирелеп тыңлады. Кичәне Розалия Камил кызы үзе алып барды. Китапханәчебез Хәкимҗан абыйның тормыш иптәше Нурия ханым белән дә аралашып тора. Бу кичәнең узуын белгәч, ул да бик куанган...- дип сөйли Олы Әтнә урта мәктәбенең оештыру эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары Динә Раиф кызы Галиуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: