Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөкүмәт Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган

Әлеге канун проекты "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дип саный. (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте революция юлбашчысы Владимир Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган, дип хәбәр итә РИА Новости. Әлегрәк ЛДПР фиркасе депутатлары Иван Сухарев, Владимир Сысоев, Александр Курдюмов Дәүләт Думасына Ленинның гәүдәсен...

Әлеге канун проекты "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дип саный.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте революция юлбашчысы Владимир Ленинны күмү турындагы канун проектын хупламаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Әлегрәк ЛДПР фиркасе депутатлары Иван Сухарев, Владимир Сысоев, Александр Курдюмов Дәүләт Думасына Ленинның гәүдәсен күмү турындагы канун проектын керткән иде. Документны "Бердәм Россия"дән Евгений Марченко, Александр Брыксин һәм Виталий Бахметьев имзалаган.

Сысоев белдерүенчә, проект аннан соң Ленинны гына түгел, башка тарихи затларны да күмү өчен "хокукый җирлек булдырырга" тиеш. Әлеге канун "Левада-Үзәк" сораштыруы белән бәйле барлыкка килгән, күпчелек россияле Ленинны күмәргә кирәк дигән фикер белдергән.

"Россия Хөкүмәте тарафыннан канун проекты хупланмый", - диелә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, Россия хөкүмәте аппараты рәисе Сергей Приходько имзалаган хатта.

Хатта белдергәнчә, әлеге тәкъдим казнадан өстәмә чыгымнар таләп итә, әмма канун проектында әлеге чыгымнарны финанслау чыганагы күрсәтелмәгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147910/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев