Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәлең ничек, Әтнә мулласы?

Хәлең ничек, Әтнә мулласы? Хөрмәтле җәмәгать! Бу язмамны баш казый Җәлил хәзрәтнең "Имам һәм мәчет" дигән китабыннан файдаланып язам. "Имамны җәмәгать сайлап куя. Имам үз мәхәлләсендә исем кушу, никах, мәет озату, җәмәгать намазы укыту, дини белем биреп, дини сорауларга җавап бирү белән шөгыльләнә. Мәхәлләдә бу эшләрне фәкать имам гына яисә...

Хәлең ничек, Әтнә мулласы?

Хөрмәтле җәмәгать! Бу язмамны баш казый Җәлил хәзрәтнең "Имам һәм мәчет" дигән китабыннан файдаланып язам.

"Имамны җәмәгать сайлап куя. Имам үз мәхәлләсендә исем кушу, никах, мәет озату, җәмәгать намазы укыту, дини белем биреп, дини сорауларга җавап бирү белән шөгыльләнә. Мәхәлләдә бу эшләрне фәкать имам гына яисә имам рөхсәт иткән кеше генә үти ала. Башка кеше бу эшкә алынса, ул-фетнә чыгаручы була. Аллаһка ихлас мәхәббәт сакласа гына, кеше имам була ала. Имам тыныч, сабыр, пакьлеккә омтылучан, намуслы, гадел, үзен хәрамнән тыя белүчән һәм дини булырга тиеш. Әгәр бер имам хәрамгә катышып бара икән, ул муенына тегермән ташы киеп, сазлыкка кереп баручы була. Җәмәгать аңа иярә икән, үзе белән җәмәгатьне дә сазлыкка өстерәячәк. Җәмәгать аңа риза булса, җәмәгатьнең гөнаһысы имамныкыннан зуррак була. Мин үзем имам сайлаганда иң беренче урынга күркәм холык һәм кешелеклелек сыйфатларын куяр идем. Укый-укый гыйлем алып була, холыкны үзгәртү авыр. Бүген без-авыл имамнарыннан таләп итүчеләр күп. Гаеп итүчеләр дә җитәрлек, имамга итәгать итмәүчеләр дә бар. Һади Такташ та: "Һәр авылның була үзенә күрә үз сволочы, үз каһәр суккыры", дип язган бит. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: "Ий, мөэминнәр, Аллаһка, итәгать итегез һәм Аның Рәсүленә һәм үзегезнең арагыздан куелган җитәкчеләрегезгә итәгать (буйсыну) итегез",- диелгән (4 сурә 59 аять). Пәйгамбәребез: "Бер кеше буйсынмаган килеш үлеп китсә, аңа кыямәт көнендә Аллаһ каршында бернинди дә аклану юк", - дигән. Кем имамнан яки имам рөхсәт иткән кешедән түгел, ә башкадан исем куштыра, никах һәм җеназа укыттыра икән, белегез, шайтаннан укыткан кебек була. Мәетләр андыйларга үпкәләп, рәнҗеп яталар. Үзен катгый хәрәмнан тыя алмаган кешегә (аракы эчү, дуңгыз асрау, ялган юл белән акча табучылар һ.б) имам булу дөрес түгел, үзен никадәр генә белемле дип санаса да" Югарыда язылганнар - баш казый сүзләре, без мөселманнар аны фәтва дип кабул итүебез кирәк.

17 июль көнне - Гает намазы. Авыл халкы мулланы күбрәк шушы намаздан соң сайлый. Муллалыкка кандидат, минемчә, 65-70 яшьтән дә олы булырга тиеш түгел, чөнки хәзерге муллаларга күп вазыйфалар йөкләнә. Минем кебек 80 яшьтән үткәннәргә аларны үтәп бетерү мөмкин түгел, шуның өчен рульне яшьләргә тапшыру дөрес булыр дип уйлыйм. Ахыргы вакытта сайланган муллалар басы да чагыштырмача яшьләр. Барысы да дип әйтерлек читтән торып укыйлар, барлык яктан да баш казый куйган шартларга туры килерлек сәләтле ир-егетләр.

Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Район аксакаллар шурасы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев