Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХӘЛЕМ НАЧАР...

Авырыйм әле,хәлем начар, Грипп дигән зәхмәт эләкте. Ашыйсы да килми,күрәсе дә, Басты зәхәр барлык теләкне. Борыннан да ага язгы судай, Бер туктаусыз үзе төчкертә. Баллап,борычлап аракы эчәм, Анысы бераз тәнгә көч кертә. Күздән ага яшем,борын инде, Тукмак кебек булды тартканнан. Тәнем кызыша,дулкын йөри, Көне буе авырып ятканнан. Төчкертә дә,йөткертә дә...

Авырыйм әле,хәлем начар,
Грипп дигән зәхмәт эләкте.
Ашыйсы да килми,күрәсе дә,
Басты зәхәр барлык теләкне.
Борыннан да ага язгы судай,
Бер туктаусыз үзе төчкертә.
Баллап,борычлап аракы эчәм,
Анысы бераз тәнгә көч кертә.
Күздән ага яшем,борын инде,
Тукмак кебек булды тартканнан.
Тәнем кызыша,дулкын йөри,
Көне буе авырып ятканнан.
Төчкертә дә,йөткертә дә мине,
Бер җирем дә хәзер суламый.
Кайвакытта арттан чыгып китә,
Ыштан буяласын да уйламый.
Грипп дигән әйбер начар икән,
Хәлне ала,дәртең һәтта югала.
Хатын да янга ятмый хәзер,
Кулларың бар ди,үзең угала.
Уам инде,барлык җирне уам,
Спирт белән уам,салам авызга.
Үләсе дә килми яшьли,бирешмәм,
Грипп дигән начар явызга.
Рамил Гафар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев