Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәләл базарын намуссыз җитештерүчеләрдән һәм фальсификаттан арындырачаклар

"Хәләл" техник комитеты хәләл индустриясендәге төп проблемаларны ачыклап, алдагы өч елга эш юнәлешен билгеләгән.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Россиядә хәләл өлкәсендә стандартлар бөтенләй юк. Бу намуссыз җитештерүчеләргә "хәләл" төшенчәсен, бу билгене үз керемен арттыру өчен кулланырга мөмкинлек бирә, ди "Хәләл" проект техник комитеты рәисенең урынбасары Сергей Гогин. Бу хакта ул бүген Россия ислам институтында комитетның беренче утырышында белдерде.

Сергей Гогин сүзләренчә, бердәм стандартлар булмау бер төркем проблемаларның да нигезе булып тора. Әйтик, Татарстанда бирелгән "Хәләл" сертификаты башка төбәктә гамәлдә булмаска мөмкин. Бу җитештерүчеләргә үз продукциясен төбәктән читтә сату юлларын яба.

Икенче проблема - фальсификатның зур күләмдә булуы. Мисал өчен, ГОСТ буенча җитештерерлгән "Докторская" казылыгына "хәләл" дип язып куелган. Әмма әгәр бу казылык төре ГОСТ буенча җитештерелә икән, аның составына хәләл өчен тыелган ингридиент - дуңгыз ите кушыла. Дуңгыз ите составтан алынса, казылыкны инде "Докторская" дип атарга ярамый, ди Сергей Гогин.

Заседание технического комитета производства Халяль

"Бу бик борчулы тема. Бүген хәләл продукциягә ихтыяҗ бар. Сертификация базарында берничә лидер барлыкка килде. Һәм уңга да, сулга да "хәләл" таләпләренә туры килү билгесен куя башладылар", - дип төп проблемаларның берсен ачып салды ул.

Техник комитет хәләл индустриясендә бу һәм башка бер төркем мөһим проблемаларны хәл итәргә тиеш. Алдагы өч елга комитет башкарырга тиешле эшнең программасы да булдырылган инде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Россия ислам институтында "Хәләл продукция һәм хезмәтләре"н стандартлаштыру буенча проект техник комитетының беренче утырышы уза. Утырыш эшендә төбәк Диния нәзарәтләреннән 53 вәкил катнаша, сөт һәм ит промышленносте фәнни институтларыннан, "Хәләл" сертификацияләү комитетларыннан һәм үзәкләреннән, җитештерүче предприятиеләрдән вәкилләр бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/06/153773/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев