Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәләл малны ятлар белән бүлешмик - "Әтнә таңы"

Көн кадагы Телефон шалтырый. Карасам - ят номер. Гадәттә, андый номерларны бик алырга тырышмыйм. Әмма бу юлы кызыксыну көчлерәк булды.Трубкада ят тавыш, ярым пышылдап, берничә секунд эчендә минем картамның мөмкинлекләре һәм аны кая кереп карарга мөмкин булуы турында ике җөмлә әйтте дә, куйды. "Хәзер, йөгердем.Беләм мин сезнең ишеләрне", - дидем...

Көн кадагы

Телефон шалтырый. Карасам - ят номер. Гадәттә, андый номерларны бик алырга тырышмыйм. Әмма бу юлы кызыксыну көчлерәк булды.Трубкада ят тавыш, ярым пышылдап, берничә секунд эчендә минем картамның мөмкинлекләре һәм аны кая кереп карарга мөмкин булуы турында ике җөмлә әйтте дә, куйды. "Хәзер, йөгердем.Беләм мин сезнең ишеләрне", - дидем эчемнән генә. Күп тә үтми телефоныма СМС хәбәр дә килде,ссылкасын язганнар...

Телефон аша мошенниклык очраклары турында әледән - әле хәбәр итеп торсалар да, алар кармагына эләгүчеләр саны һаман да кимеми. Узган ел эчендә генә дә республикада кәрәзле элемтә һәм интернет аша мошенниклыкның 3 меңнән артык очрагы теркәлгән. Шуның 1803 очрагы кәрәзле телефон аша башкарылуы борчуга сала. Кырыкалдарлар капкынына күбесенчә өлкән яшьтәгеләр эләгә, әмма искәрмәләр дә юк түгел. "Авито", төрле интернет кибетләр кебек сату - алу белән шөгыльләнүче сайтлар аша товарга заказ бирүчеләр әнә шундыйлардан.

  • Соңгы вакытта еш кабатлана торган схема буенча гражданнарны талау очраклары артты, - ди Эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре җитәкчесе Фәнис Низамиев. - Пластик карталарның паролен белү өчен сатып алынган дарулар өчен түләү, авыр хәлдә калган якыннарга, гаилә әгъзаларына ярдәм итү кебек ялган сәбәпләр уйлап чыгарыла. Мәсәлән, мошенниклар Чуваш республикасында берәүне узган елның 6 декабреннән алып быелның 18 гыйнварына кадәр бозым чыгарабыз диеп алдалап, 2940000 мең акчасын үзләштерәләр. Оператив мәгълүматларга күз салсак, акча үзләштерү уе белән шалтыратучыларның телефон номерлары нигездә Тула, Свердлов, Омск, Орлов өлкәләренә, Ярославль, Самара, Владимир кебек шәһәрләрдә теркәлгән. Димәк, моның үз сәбәпләре бар.

    Татарстан буенча теркәлгән очракларны карап китик. "Авито" сайтында бирелгән игълан аша инвалид коляскасы алырга теләгән берәү 89 мең сум акчасыннан колак кага. Телефон аша картасы турында мәгълүмат биргән пенсионерның да 98 мең сум акчасын үзләштерә караклар. Кешенең авыр хәлдә калуын үз ихтыяжларында файдаланулары бигрәк тә күңелне өшетә."Улыгыз җитди юл һәлакәтенә эләкте " дип - 160 мең, шул ук "бозым кайтарам "дип -150 мең сум акча мошенниклар кулына күчә. Тагын бер очрак - өч хатын кыз, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырып өлкән яшьтәге кеше яшәгән фатирга керә. "Иске акчаларны яңасына алыштырабыз", - дигән сылтау белән 1134000 сум акчаны үзләре белән алып чыгып китәләр. Әле бит борынгылары да түгел, хәзерге әйләнештә булган акчалар турында сүз.

    Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - 15 февральдә башланып киткән " Осторожно, мошенник" акциясе. Ул 12 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда участок вәкилләре авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр белән аңлату эшләре алып барылачак. Алар шулай ук авыл халкы катнашында уза торган җыелышларда чыгыш ясыйлар, җәмәгатҗ урыннарында, оешмаларда мошенниклар кармагына эләкмәү өчен нишләргә кирәклеген аңалаткан махсус листовкалар таратачаклар.

    Район халкына шуны да әйтәсе килә. Үзләрен банк хезмәткәре, яисә газ, ут хезмәтеннән дип таныштырган таныш булмаган затларга бик игътибарлы булыгыз. Андыйларны өйгә керткәнче, башта оешмага шалтыратып белешегез. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла. Ят номерларга җавап бирмәгез, телефон аша карта номерларыгызны әйтмәгез. Телефон аша ссылка аша кереп карарга тәкъдим итсәләр, берүк, алай эшли күрмәгез. Бу да - акча чыгару юлы. Эшләп тапкан хәләл малның бәрәкәтен күрергә язсын. Аны чит кешеләр белән бүлешмик.

PS. Ят номердан шалтыратып , "Сез мине ишетәсезме?" дип сорасалар, шунда ук телефоныгызны ташлагыз. Сезнең рус телендә "Әйе" дип җавап бирүегез мошенниклар өчен бик кулай булачак. Аны сезнең счетларыгызны, аккаунтларыгызны ачуда файдаланырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев